Актанышта 1-2 март көннәрендә 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы кубогы уеннарының зона этабы үтә.
Бүген старт бирелгән ярышларда Актаныш, Минзәлә, Алабуга, Әгерҗе, Лениногорск, Яр Чаллы, Урыссу, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Менделеевск командалары көч сынаша.
12 команданы берләштергән уеннар “Иман” спорт комплексында үтә. Зона этабында җиңү яулаган команда үз районын республика күләмендә яклаячак. Актаныш футболчыларына уңышлар телибез!