АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА РАЙОННЫҢ ИГЕНЧЕЛЕК ҺӘМ ТЕРЛЕКЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕ УҢЫШЛАРЫН ЧАГЫЛДЫРГАН ТӘҖРИБӘ-КҮРГӘЗМӘ МӘЙДАНЧЫК БУЛАЧАК

2021 елның 27 феврале, шимбә

Актанышның игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә ирешкән уңышлары, данлыклы шәхесләре белән таныштыручы күргәзмәлек быел Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә тәкъдим ителәчәк.

 

Казан дәүләт аграр университеты белән үзара хезмәттәшлек нигезендә, университетның һәм техникумның укыту-тәҗрибә участокларында яңача эшләү мөмкинлекләре дә карала. Техникумның хуҗалык җирләрендә теплица булдыру һәм яшелчәчелек, бакчачылык белән шөгыльләнү бурычы куела.

 

2022 елның маенда Казан аграр университетына нигез салынуга 100 ел тула. Әлеге күркәм тантанага әзерлек барышында университет базасында Актаныш авыл хуҗалыгы эшчәнлеген, фәнни үсешен, казанышларын чагылдырган махсус мәйданчык булдыру да планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International