ӨЛГЕРДӘН ӨЛГЕ АЛЫП: Тәүге имтиханны “Әнәк” агрофирмасы тотты

2021 елның 26 феврале, җомга

2020 елны Актаныш районы хуҗалыклары ничек төгәлләгән? Ел әйләнәсе башкарылган хезмәт көткән нәтиҗәне биргәнме? Кайсы җәмгыять нинди юнәлештә аеруча зур уңышка ирешкән? Хуҗалыклар тәҗрибә уртаклашырлык мәйдан барлыкка китергәнме? Әлеге һәм башка бик сорауларга җавапны аграрий җитәкчеләре бергәләп эзләячәк. Бу нисбәттән бүген Актаныш районында 2021 елның тәүге авыл хуҗалыгы семинары гамәлләштерелде. Район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контроленә куелган мондый төр семинар-тәҗрибә уртаклашу формасы һәр җәмгыятьне колачлаячак. Максат: иртә язга кадәр хуҗалыкларда булып, аларның еллык эшчәнлегенә бәя бирү һәм нәтиҗә ясау.


Агымдагы елның тәүге имтиханын исә “Әнәк” агрофирмасы тотты. Берничә авыл җирлегендә эшчәнлеген җәелдергән, шактый райондашыбызны эшле иткән агрофирма бүгенге көндә продукция җиттештерү, аны реализацияләү буенча да, авыл хуҗалыгы өлкәсендә заманча технологияләрне оста һәм нәтиҗәле куллану буенча да районның ияртеп баручы җәмгыятьләре сафында. Еллар дәвамында алдынгы позицияләрне биләүнең сере исә бик гади: биредә эшнең рәтен дә, хезмәт китергән хөрмәтнең ләззәтен дә беләләр. Китереп биргәнне көтеп утыра торганнардан түгел “Әнәк”: ул даими камилләшүдә, эзләнүдә, өйрәнүдә, тәҗрибә ныгытуда.


Семинар агрофирманың Әнәк авылында урнашкан машина-трактор паркын караудан башланып китте. Район авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев чарада катнашучыларны паркның һәр өлеше белән аерым таныштырды: үрнәк алырлык, өлге итеп кулланырлык эш төрләренә аерым тукталды җитәкче.


Паркта бер түбә астында слесарь-ремонт, токар-бору, гомуми ремонт участоклары,хезмәтне саклау бүлмәсе урнашкан. Җылы, якты бинада тулы куәткә эш кайный. Хезмәткәрләр техниканы язгы кыр эшләренә әзерли. 2021 елның икмәгенә нигез салачак 12 техниканың өчесе тулысынча язгы кыр эшләренә әзерләп куелган, капиталь ремонт үткән. Калганнары планлы төзекләндерүдә.


2020 елда гына да базаларын 180 миллион сумлык техника белән яңарткан агрофирмада элек-электән үк һәр нәрсәгә сак караш формалашкан. Яңа техниканы искесе саклый дигән принципка нигезләнеп эш оештырыла биредә. Машина-трактор паркында чәчкечләрне 13нче сезонны каршы алырга әзерли механизаторлар. Әйе, алар дистә елдан артык кулланылышта булгач, тузган, таушалган, әмма барыбер хәрәкәттә. Алтын куллы егетләр аларга һәр сезон алдыннан яңартылган тормыш бүләк итә.


“Әнәк” агрофирмасы үз базасын заманча техника белән баетып торуга зур игътибар юнәлтә. Семинарда катнашучы хуҗалык рәисләренә, агрономнарга бүген дә өр-яңа ашлык җыю комбайнын тәкъдим итте алар. Әлеге техниканың бәясе, мөмкинлекләре, аны алуда дәүләт ярдәме турында махсус вәкил сөйләде.


Соңгы елларда Актаныш районында кышкы саклауга куелачак барлык төр техниканы түбә астына кертүне бурыч итеп куйсалар, хәзер инде хуҗалыклар алдына саклау техникасы өчен тулысынча ябык участок төзү максаты билгеләнә. Отышлы алым – бәхәссез. “Әнәк” агрофирмасы узган елның ноябрь аенда шундый участок булдыруга ирешкән. Кыска срокларда сафка баскан корылманың мәйданы 50х20.

“Барлык төзелеш материалларын исәпләп, аны төзү 3 - 4 миллион сумга чыкты. Торбалары һәм калае кыйммәт булу бәяне арттыра”, - ди, башкарылган хезмәт турында агрофирма җитәкчесе Фарис Фәтхиев.


Әнәклеләрнең игътибарны үзенә җәлеп иткән тагын бер корылмасы – склад биналары. Алар берничә, һәрберсендә аерым төр техника өчен запас частьләр урнаштырылган. Иң мөһиме – складлар заманча, ягъни биредәге һәр нәрсә компьютер исәбенә алынган. Бүгенге көндә шушы складларда якынча 60 миллион сумлык запас часть бар. Үз складыңа кереп алуны,билгеле, каяндыр эзләп йөрү белән чагыштыра торган да түгел.

ИГЕНЧЕЛЕК АШЛАМАСЫЗ БАРМЫЙ!

Көннәрнең үтә салкын торуы бераз язча елмая башлаган кояшның җылысын тоярга мөмкинлек бирми торса да, өч  көннән календарь битләрендә яз башланачак. Аннан инде чын язы да озак көттермәс. Димәк, игенчелек тармагында хезмәт куючылар өчен җаваплы чор башлана. Бик тиздән алар язгы кыр эшләренә тотыначак. Санаулы көн тиз үтә, дигән әйтем бар, ул җир уллары мисалында аеруча актуаль.


Бүген җәмгыятьләрнең һәркайсы чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларын хәстәрләү, ашлама туплау кебек эшләр белән мәшгуль. Алар арасында иң актуаль мәсьәлә - язгы чәчүгә кадәр җитәрлек күләмдә ашлама туплау. Һәркемгә мәгълум, ашламасыз гына югары уңышка өмет итеп булмый. Моныӊ шулай икәнен хуҗалыкларда дистә еллар буе тупланган тәҗрибә дә дәлилли. Сүз дә юк, уӊышлы булу өчен орлыкныӊ нинди булуы да, җир эшкәртү технологиясен дөрес сайлау да, җилнең вакытында исеп, яңгырның вакытында явуы да мөһим шарт булып тора. Тик җирне ашлау барыбер иң мөһим факторларның берсе.

“Әнәк” агрофирмасы базасында үткән районкүләм семинарда да тиешле күләмдә ашлама туплау җитди мәсьәлә буларак күтәрелде. Агрофирма җитәкчесе Фарис Гаяз улы җәмгыятьтә ашлама белән бәйле проблема юк икәнен искәртте. Ашлама тупланган. Алдан өлгергәннәр, чыннан да, откан бу очракта.



“Игенчелек ашламасыз бармый!”, - дип, үз фикерен белдерде тәҗрибәле җитәкче. Гомумән, Фарис Фәтхиев агрофирманың игенчелек юнәлешендә икенче ел рәттән югары нәтиҗәгә ирешүен оешкан төстәге хезмәт белән бәйли. Үз лабораторияләре булу да аларны күп хаталардан саклап калган. Ике миллион сумнан артыграк бәягә приборлар белән җиһазланган лаборатория өметләрне аклаган.

Иске Айман бүлекчәсендә өр-яңа элеваторның сафка басуы да узган елгы урып-җыю сезонын күпкә җиңеләйткән. Хәзер инде җәмгыять үз алдына элеваторны тагын да көчәйтеп, чит элеваторлардан бөтенләй китү максатын куя.

Райондашларыбызның уңышларын тыңлап, аларга кушылып куану сөенечле. Тик менә район буенча тупланган ашлама күләменең җитәрлек булмавы урынлы борчу тудыра. Район башлыгы Энгель Фәттахов та бүген хуҗалык рәисләренә ашлама туплауны тизләтү бурычын йөкләде.



Белгечләр тарафыннан тәкъдим ителгән таблицада исә ашламалы вәзгыять ачык чагылды. Идарә белгечләре ашлама күләмен көн саен барлап тора. Берәүләрдә бу юнәлештә ярыйсы ук уңай хәрәкәт чалынса, кайбер җәмгыятьләр әле дә сүлпәнлек күрсәтә – андыйлар могҗиза көткән кебек тоелды хәтта.



Быел Актаныш районы бер гектарга 85 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама кертүне максат итеп куя. Әле туплыйсы да туплыйсы дигән сүз бу. Энгель Нәвап улы инде 10 мартка, тәэсир көче белән исәпләгәндә, чәчү җирләренеӊ һәр гектарына 40 килограмм ашлама тупланган булырга тиеш дигән бурыч куйды хуҗалыклар алдына. Бүген инде 26 февраль, ә кагыйдә буларак, санаулы көн бик тиз үтәчәк.

 

“ӘНӘК” АГРОФИРМАСЫ ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘ КОНСУЛЬТАНТ ХЕЗМӘТЕННӘН  ФАЙДАЛАНА


“Әнәк” агрофирмасының машина-трактор паркында башланган семинар Түке бүлекчәсендә дәвам итте. Биредә инде хуҗалык җитәкчеләре игътибарына агрофирманың терлекчелектәге уңышлары тәкъдим ителде.


Бүгенге көндә “Әнәк” агрофирмасының тәүлеклек савымы 35 тоннаны тәшкил итә. Ләкин бу күрсәткеч җәмгыять өчен чик түгел, инде апрель аена әнәклеләр тәүлеклек савымны 40 тоннага җиткерергә исәп тота. Бу юнәлештә эзлекле эш алып бара алар.


Мисалга Түке бүлекчәсендә савым малларының туклану рационын гына алыйк. Ул бер баш терлектән уртача 50 килограмм сөт алуны күздә тота. Гомумән, тиздән биредә савым малларын өч төркемгә аерып тәрбияләячәкләр. Билгеле, төркемнәр өчен туклану рационнары да төрле булачак: күп сөт бирүче, уртача сөт бирүче һәм аз сөт бирүче савым малларына ризык составы да аерым билгеләнәчәк.


“Әнәк” агрофирмасының үз алдына куйган тагын бер саллы максаты – лейкоз авыруыннан тулысынча арыну. Бүгенге көндә малларның 14 проценты лейкозлы. Гомумән, районның бөтен хуҗалыгы да әлеге афәттән котылырга тиеш, чөнки тора-бара завод-комбинатлар лейкозлы малларның сөтен кабул итүдән бөтенләй туктаячак.


“Әнәк” агрофирмасында бу юнәлештә хәрәкәт планлы төстә бара. Бүлекчәләр арасында малларның бүленеше буенча махсус схемага нигезләнә алар. Агрофирманың һәр бүлекчәсендә терлекләр аерым төркемнәр буенча туплана. Түкедә берне бозаулаган таналар асралса, яшь терлек - Күҗәкә бүлекчәсенә, каплатыласы таналар Иске Айман бүлекчәсенә туплана. Бүгенге көндә агрофирманың барлык лейкозлы малы Яңа Кормаш бүлекчәсендә – изолятордА. Билгеле, схема үз нәтиҗәләрен бирә. Ә инде лейкоздан тулысынча арынгач, агрофирма теше бозаулар үрчетүгә йөз тотачак. Бу инде, үз чиратында, сөтчелек күрсәткечләрен арттыру юнәлешендә саллы адым булачак.


Терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен теләк кенә аз, тәҗрибә һәм белем дә кирәк – монысы бәхәссез. Бу юнәлештә дә “Әнәк” башкаларга үрнәк күрсәтә: бүгенге көндә агрофирманың үз консультанты бар. Тамырлары ерак Германиягә үк барып тоташкан консультант агрофирманың терлекчелек тармагын яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш: малларның туклануыннан алып аларның һәр хәрәкәте тәҗрибәле белгеч күзлегеннән үтә. Консультантлы эшнең инде хәзердән үк уңай нәтиҗәләре күренә.

 

ФАРИС ФӘТХИЕВ: “САТУЫ ИҢ КҮҢЕЛЛЕСЕ БИТ ИНДЕ АНЫҢ!”

Сер түгел, бүген авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү тәҗрибәгә нигезләнсә, аны реализацияләү осталыкка гына түгел, алга карап эш итүгә дә бәйле. Агрофирма икмәк сату бәрабәренә дә җәмгыять казнасын уңышлы тулыландырып килә. Бәя уйнауны алдан фаразлаган җитәкче үзләреннән арткан бөртеклеләр белән кулай бәя булганда сату итә. Әле агрофирма амбарларында сатуга чыгарасы икмәк шактый – бәя белән ялгышмау зарур.



Хәер, бу уңайдан семинарда катнашучылар Фарис Фәтхиевне, уенын-чынын бергә кушып, икмәк сатуда иң оста җитәкче дип атады.


“Сатуы иң күңеллесе бит инде аның, - дип җаваплады аларның сүзләрен Фарис Гаяз улы, – Хәләл хезмәт белән тупланган икмәкне сатабыз. Бу эштә иң мөһиме - тәэмин итүче оешмалар белән эшне дөрес оештыру”.


Агрофирманың Әнәк, Түке, Әтәс бүлекчәләрен колачлаган семинарга йомгак Иске Кормаш бүлекчәсендә ясалды. Энгель Нәвап улы “Әнәк” агрофирмасының эшчәнлеген югары бәяләде. Җәмгыятьнең терлекчелек юнәлеше дә, игенчелеге дә башкаларга үрнәк итеп куярлык дәрәҗәдә.

Агрофирмада өлге итеп алырлык башлангычлар шактый. Район башлыгы хуҗалык рәисләренә мөрәҗәгать итеп, “Әнәк” тәҗрибәсен урынга килеп өйрәнергә чакырды. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча районкүләм оештырылачак укуларда да агрофирма вәкилләренең эш ысулларын тирәнрәк өйрәнергә дигән тәкъдим яңгырады.


Чыннан да, өлгердән өлге алырга кирәк, җәмәгать! Агрофирма җитәкчелеге үзе дә тәҗрибә уртаклашуга каршы түгел. Еллык эшчәнлегенә имтиханны да уңышлы тотты ул – үзебездә үрелерлек шундый үрнәк булганда, өйрәнәсен өйрәнергә, аласын алып калырга кирәк, билгеле.  “Әнәк” булдырганны ник әле башкалар булдырмаска тиеш ди?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International