БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актанышта - алдынгылар җыены

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Актанышта район алдынгыларының традицион җыены бүген, 26  гыйнварда, Әлфия Авзалова исемендәге  район мәдәният йортында  үтте. Әлеге бәйрәм районыбызда һәр яңа ел башында, узган елга йомгак, нәтиҗә ясау рәвешендә, хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан уздырыла. Бәйрәмгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, һәр тармактан алдынгылар чакырулы иде. 

2020 ел тарихта үзенең уңышлары, матур күрсәткечләре белән кереп калды. Алдынгылар җыены – ул төрле тармакта эшләүче алдынгы райондашларыбызның уңганлыкларын билгеләп үтү бәйрәме.  Кайсы гына тармакны алсак та, һәрберсендә үз эшенең осталары хезмәт куя.

Бу хакта бүгенге бәйрәмнең ачылыш тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов зур горурлык хисләре белән сөйләп, залда утыручы хезмәт алдынгыларына ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Район башлыгы ел дәвамында һәр тармакта башкарылган эшләр, уңышларга аерым тукталды. 

Әйе, кайсы гына тармакны алсак та, заманадан калышмаган хезмәт сөючән, тынгысыз, нык ихтыярлы райондашларыбыз шактый безнең. Бүген аларның дүрт йөзгә якыны  район сәхнәсендә хөрмәтләнде.

Тантана барышында хезмәтсөярләр Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының,  район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International