ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ: Актаныш техникумы мәктәп укучыларын аш-су серләренә өйрәтәчәк

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020-2021 уку елында  Актаныш технология техникумы проект эшчәнлеген үстерү  юнәлешендә яңарыш кичерә. Һөнәри уку йорты булдырган дистәләгән проектның күбесе бүген уңышлы тормышка ашырылып килә. Аларның берничәсе турыдан-туры мәктәпләр белән элемтә булдыруга, киләчәктә үзара хезмәттәшлек итүгә юнәлдерелгән.

“Һөнәри дебют”, “Һөнәри ориентлашу”, “Файдалы каникуллар” –  әлеге проектлар шушы сафта. Гыйнвар аеннан исә исемлеккә “Яшь осталар” (“Юные мастера”) дип аталган өр-яңа проект  кушылды. Аның нигезендә Актаныш техникумы мәктәп укучыларын  аш-су серләренә өйрәтәчәк, ягъни технология дәресләренең бер өлешен укучылар техникум базасында үзләштерә башлый.

Элек  мәктәп расписаниесенә хезмәт дәресе дип язылып килгән  фәннең атамасы дистә еллар эчендә  “технология”гә үзгәртелсә дә,  аның асылы шул килеш калды. Элек тә, хәзер дә бу дәрестә укучы кызларны  ризык әзерләргә, тегәргә, чигәргә, гомуммән, кул эшләренә  өйрәтсәләр, егетләр кадак кагудан алып  җиһаз ясау серләренә кадәр төшенә.

Еллар дәвамында мәктәпләр шактый ук заманчалашса да, алар технология дәресләре таләпләренә тулысынча туры килерлек база белән тәэмин ителмәгән. Сүз, аерым алганда, аш-су әзерләү өчен кулланылган база хакында бара. Хәзерге заманча кухня җиһазларын танып бетерү генә түгел, исемнәрен дә беренче тапкырдан дөрес итеп  кабатлап булмый.  Аларның бәяләре дә саллы -  һәр мәктәптә технология фәне  өчен кухня булдыру мөмкинлеге юк.

Шуңа күрә дә бу фәнне  Актаныш технология техникумы үзенең әзер базасында үткәрү тәкъдиме белән чыгып, бу нисбәттән проект булдырган. Чыннан да, техникум базасында аш-су серләренә өйрәнерлек көчле, иң мөһиме заманча база бар. Ул тулысынча WorldSkills  стандартларына яраклаштырылган.

Техникум базасында оештырылачак дәресләрнең тагын бер зур өстенлеге – аларны һөнәргә өйрәтү мастеры Лилия Вәлиева җитәкләячәк. Лилия Ринат кызы   “WorldSkills”ның  эчке, челтәр һәм региональ чемпионатларында эксперт буларак катнашкан дәрәҗәле педагог, аның студентлары “WorldSkills” чемпионатларында даими төстә  җиңүче һәм призер булып танылып киләләр.

Район мәктәпләренә “Яшь оста” проектында катнашу яңа мөмкинлекләр ачачак.  Ел саен район күләмендә үткәрелеп килүче “Һөнәри дебют” бәйгесенә яхшы әзерлек базасы да булып торачак әлеге технология дәресләре.

Лилия Ринат кызы билгеләп үткәнчә, техникумда үтәчәк технология дәресләре мәктәпләр өчен тулысынча бушлай, кухняда аш-су әзерләү өчен тотылган чимал белән дә укучыларны уку йорты тәэмин итәчәк. Укучылар  аш-су осталыкларын студентлар контролендә чарлаячак. Димәк, техникумның технолог һөнәренә укучы кыз-егетләренә үз белемнәрен практикада сынап карау мөмкинлеге дә биреләчәк.

Мәктәп укучылары әлеге дәресләргә алдан төзелгән расписание нигезендә йөриячәк. Аларга төп таләп: үзләре белән яулык, алъяпкыч, перчатка, алмаш аяк кием алып килү.

Әлегә без проектны Актаныш үзәгендә урнашкан мәктәпләр белән башлап җибәрдек. Карыйбыз, анализлыйбыз, өйрәнәбез. Иң мөһиме,  әлеге проект районның һәр мәктәбен колачласын иде. Актаныш үзәгеннән иң ерак урнашкан  мәктәп укучылары да  аш-су серләренә заманча базада өйрәнергә тиеш – проектыбызның максаты шуны күзаллый”, - дип, техникум директоры Ландыш Шәмсунова алга куелган планнары белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International