БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Техникум үз проектларын гамәлгә ашыра

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

 Ике көн дәвамында Актаныш технология техникумы үзендә мәктәп укучыларын кабул итте. Үзәктәге беренче һәм икенче санлы мәктәпләрнең тугызынчы сыйныф укучылары бирегә техникум уңышлы тормышка ашырып килгән  “Файдалы каникуллар” проекты кысаларында чакырылды. Проектның төп максаты: районыбыз мәктәпләрендә укучы егет hәм кызларыбызны техникум тәкъдим иткән  hөнәрләр белән таныштыру, аларга дөрес hөнәр сайларга булышу. 

Проектта катнашкан мәктәп укучылары өчен мондый чаралар  һөнәри юнәлеш сайлауда да зур ярдәм булып тора. Техникум бүген чыгарылыш сыйныф укучыларына ошаган һөнәр буенча эшләп карау мөмкинлеген дә тудырды – әгәр укучы киләчәктә үзен шушы һөнәр иясе итеп күрә икән, бирегә ул студент буларак кайта ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International