Энгель Фәттахов үзе үрнәк күрсәтте

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Актаныш район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре ГТО нормативларын район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә тапшырды. Бу көнне  Энгель Нәвап улы чаңгы трассасына беренчеләрдән булып басып, күпләргә сәламәтлек үрнәге күрсәтте.


Актаныш районы башлыгының чаңгы шууга, гомумән, спортка мөнәсәбәте соклану уята. Елның кайсы фасылы булуга карамастан, Энгель Нәвап улының иртәсе сәламәт яшәү рәвеше булган спорттан башлана. Кышкы кичләрдә дә аны көн саен “Бүләк” чаңгы трассасында – чаңгы иярләгән хәлдә очратырга мөмкин.


ГТО нормативларын тапшыру чарасында район башлыгы үз хезмәткәрләренә чаңгы шуу буенча мастер-класс күрсәтте. Билгеләнгән араны Энгель Фәттахов иң кыска вакытта үтеп, беренчелекне яулады. Аның нәтиҗәсе – 4 минут 54 секунд. Юкка гына беренче сан астында шумый шул ул безнең район башлыгы!


Энгель Нәвап улы сәламәт яшәү рәвешен алып барып кына калмый, ә барлык актанышлыларны шушы сәламәтлек дулкынына кушылырга чакыра. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең “Сәламәтлеген кайгыртмаган кеше – ул тәрбиясез кеше!” дигән сүзләрен дә еш ишетергә туры килә аның тарафыннан.


Чыннан да, замандашлар, район башлыгы үзе үрнәк күрсәткәндә, сәламәтлегебезне саклауны үзебезнең яшәү рәвешенә әйләндерергә иде бит. Актанышта исә моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: йөзим дисәң – бассейны, йөгерим дисәң – стадионы, чаңгы шуарга – чаңгы трассалары, тимераякта шуарга – боз сарае, спортның башка төрләре белән шөгыльләнергә “Батыр”, “Иман” комплекслары бар аның. Димәк, сездән теләк кенә кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International