Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов: Үз эшенә чиксез бирелгән, балаларны ярата торган, фанат укытучылар кирәк безгә!

2020 елның 21 ноябре, шимбә

Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәнең көн тәртибенә алты мәсьәлә куелган иде.

Беренче көн тәртибе буенча алдагы атна киңәшмәсенең тәкъдимнәр үтәлеше барланды. Мәгариф оешмаларында туклануны оештыруга мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Бикмитова анализ ясады. Кураторлык эшчәнлеге буенча район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева чыгыш ясады. Олимпиада нәтиҗәләре белән мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик урынбасары Гөлназа Имамразыева таныштырды. Балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин үзәк эшчәнлеге белән таныштырды. Район балаларының дәрестән тыш вакытларын файдалы үткәрүдә, сәләтләрен ачуда иҗат үзәгендә, авыллардагы филиалларда эшләп килүче түгәрәкләрнең, остазларның роле зур булуын билгеләп үтте. Ата-аналар балаларын аеруча инглиз теле, бию, тирә-юньне танып белү, техник юнәлештәге түгәрәкләргә йөртергә тырыша. 

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов "Үз эшенә чиксез бирелгән, балаларны ярата торган, фанат укытучылар кирәк безгә. Коллективка шундый белгечләрне тартырга тырышыгыз",- дип кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә тәкъдимнәрен җиткерде.

Киңәшмәдә Пучы балалар бакчасында инновацион эшчәнлек турында бакча мөдире Альбина Әмирова таныштырды. .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International