СПОРТ СӨЮЧЕЛӘР ИГЪТИБАРЫНА: Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тулы куәтенә үз эшчәнлеген башлап җибәрде

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

СПОРТ СӨЮЧЕЛӘР ИГЪТИБАРЫНА!
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тулы куәтенә үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Түгәрәккә йөрергә теләүчеләр игътибарына дәресләр тәртибен тәкъдим итәбез. Түгәрәкләргә язылу яки башка уңайдан сорауларыгыз туса, 3-41-03, 8-937-576-96-46 номерларына шалтыратып тулырак белешә аласыз.
“Батыр” спорткомплексы:
1. Бадминтон. Остазлар: Хафизов Илдус Финус улы, Гәрәев Алгинат Адис улы.
2. Волейбол. Остазлар: Ибниев Ленар Миншакир улы (егетләр өчен сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә, 15.00-17.00 сәгатьләрдә), Исламов Илмар Илдар улы(кызлар өчен дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә, 25.00-17.00 сәгатьләрдә)
3. Баскетбол. Остаз: Гомәров Айдар Альберт улы.
4. Өстәл теннисы. Остаз: Солтанов Булат Флүн улы.
5. Дзюдо. Остаз: Әхмәтов Шамил Җәүдәт улы.
“Иман” спорткомплексы:
1. Футбол. Остазлар: Гыйльфанов Рамил Гыйлем улы, Кәшбразыев Салават Хәмит улы.
2. Көрәш. Остаз: Әнвәров Илфир Илфат улы.
3. Гер спорты. Остаз: Вәгыйзов Нияз Таҗимөхәммәт улы.
“Дулкын” бассейны:
Йөзү. Остазлар: Ваганов Олег Витальевич, Ваганова Марина Афанасьевна.

“Батыр” спорткомплексына мәктәп укучыларын автобус белән алып бару һәм алып кайту оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International