Татарстан Росреестры 4,2 меңнән артык ташламалы ипотека теркәде

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Көн саен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә күчемсез милек белән исәп-теркәү эшләрен башкаруга якынча ике мең ярым гариза килә, шуларның 300 дән артыгы - ипотеканы теркәүгә, шул исәптән ташламалы шартларда.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан агымдагы елның апреленнән башлап 6,5% ставкасы белән старт алган, яңа төзелешләр өчен 4 287 ипотека теркәлгән. Шул ук вакытта соңгы өч айда иң зур активлык күзәтелә: июль аенда-958, август аенда – 890, сентябрьдә 907 ипотека теркәлгән. Октябрьнең беренче ике атнасында ук-779! Чагыштыру өчен: май аенда – 300 гә якын, июньдә 450 дән артык ипотека теркәлгән. Соңгы айларда Татарстанда ташламалы ипотекага сорау ике-өч тапкырга арткан.

Ташламалы ипотекаларның күбесе эре шәһәрләрдә теркәлгән: Казанда-2 948 һәм Яр Чаллыда-882. Районнар арасында – 145 ипотека теркәлгән Әлмәт, Лаеш - 82, Яшел Үзән - 88 һәм Биектау – 56.

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте еллык 6,5% белән ташламалы ипотека программасын 2020 елның апрелендә раслады. Ул тарала кредитлар алынган торак сатып алуга беренчел базарда. Шул ук вакытта түбәнәйтелгән ставка кредитның бөтен вакытына кагыла. Кредит бирү срогы – 20 ел, беренчел взнос-торак бәясенең 15% тан да ким булмаган күләмдә. Хәзерге вакытта ташламалы ипотека программасын 2021 елның 1 июленә кадәр озайту мәсьәләсе карала.

ММЧ өчен контактлар: Татарстан Росреестры Матбугат хезмәте, +8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International