АВЫЛДАН БАШКА ЯШИ АЛМЫЙМ: Исламовларның хезмәт династиясенә 125 ел

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

“Авылдан башка яши алмыйм!”- очрашкач, күп сөйләшергә яратмаган Исламовларның һәркайсы бу сүзләрне әйтми калмады. Әйтерсең, алдан сөйләшеп куйганнар. Ә бит бер-берсе белән аралашырга вакытлары да булмады, мин Чалманарат җирлегенә килгәндә Фидәес абый җир эшкәртә, күпьеллык үлән басуын сөреп, көзге чәчүгә җир әзерли иде.

Хатыны Альбина апа фермадан иртәнге эшләрен тәмамлап кайтып, бакчадагы чәчәкләре белән мәш килә. Фидәес Исламовның абыйсы Динәес тормыш иптәше Дилара апа белән печән алып кайтырга әзерләнә. Аларның уллары Диларис Бурсык басуында салам кипли, хатыны Гөлшат амбар эшчесе, яңа уңышны каршы алып, бодай иләүдә.

Бу гаиләнең “Наратлы” хуҗалыгында хезмәт куйган елларын бергә исәпләсәң, 125 елдан артып китә. Барысы да Калмаш авылында яшиләр, авылның тоткалары алар. 

УЗЫША-УЗЫША ЭШЛИБЕЗ!

Фидәес Исламов Чалманарат мәктәбен тәмамалагач, Актаныш һөнәр училищесында укый, шофер-механизатор белгечлеге ала, армия сафларында хезмәт итә. Кайткач, Минзәлә шәһәрендә милиционер булып та эшләп ала. Әмма туган авыл, туган җирне сагыну көчлерәк булып чыга. Калмашына кайта да “Агыйдел”, хәзерге “Наратлы” хуҗалыгына эшкә килә. Шул еллардан башлап, бер генә язгы чәчүнең дә Фидәес Исламовтан башка үткәне юк. ДТ тракторы белән җир эшкәртә, чәчү чәчә. Соңгы “тимер аты”- ”Беларус”-1221 тракторы.

- Абый белән бергәләп, узыша-узыша шушы басуларда эшләдек без. Авырып, хуҗалыктан китсә дә, һаман техникада Динәес абый. Аның улы Диларис, минем энекәш була инде, ул да механизатор. Бер авылда яшәгәч, көнгә әллә ничә тапкыр күрешәбез, киңәшләшәбез, трактор көйсезләнсә, бергәләп төзәтәбез,- ди Фидәес Исламов.

ӨЙ АЛДЫБЫЗ ГӨЛБАКЧА!

Калмаш урамыннан нәкъ менә Динәес абыйны эзләп барганда чәчәк-гөлләр уратып алган йортны күреп, фотога төшерергә тукталдык. Шул арада бу матурлыкның хуҗабикәсе дә килеп чыкты. Баксаң, кыек атып туры тидергәнбез, биредә Фидәес Исламовлар гаиләсе яши икән. Альбина апа  гомере буе “Наратлы” хуҗалыгында терлекчелектә эшләгән- яшь бозаулар караган, таналар төркеме туплап, сыер да сауган. Хәзер ясалма орлыкландыру технологы.

- Без мәктәпне тәмамлаганда, укучыларны мәҗбүри колхозда эшкә калдыру бар иде. Әнием ялгызы булгач, мин читкә китәргә уйламадым да. Кыз туганнарым да авылда яши. Әни фермада эшли иде. Ул лаеклы ялга чыкканда, яшь бозауларын алып калдым. Терлекчелектәге эш стажым 36 елга тула.

Уңган терлекче чәчәкләр үстерергә ярата. Берничә тапкыр районкүләм “Өй алдыбыз гөлбакча” бәйгесендә мактаулы урыннар яулый. Ят чәчәкләрне каян гына җыймый ул! Мурманский шәһәрендә яшәүче кызлары орлык-үсентеләрне почта аша җибәреп кенә торалар.

- Фермада кызларның туган көннәре була икән, бакчамнан иң матурларын гына өзеп, букет әзерләп бүләк итәм. Чәчәкләрне дә, чәчәчәкләрне үстерергә бик яратам. Менә бу розаны былтыр утырткан идем, быел беренче тапкыр чәчәк атты,- дип сөеп-иркәләп чәчәкләре турында сөйли Альбина ханым.

ИКЕ ЙОРТНЫ БЕР ИТЕП

Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов әлеге гаиләнең авылда бик хөрмәтле булуын, балаларын хезмәт белән тәрбияләп үстерүләрен, авыл халкына үрнәк булуларын ассызыклаган иде. Шулай булмаса, Динәес белән Дилара Исламовлар үз нигезләре янәшәсенә генә уллары Диларис белән киленнәре Гөлшат гаиләсе өчен зур йорт салып куймаслар иде. Әлбәттә, хөкүмәт ярдәме белән: 1,5 млн сум күләмендә ипотека кредиты алганнар, иртәннән-кичкә кадәр хуҗалык хезмәтендә булган яшьләрнең йорт-җирләренә күз-клолак булып, балалар тәрбияләүдә булышып, кыскасы, матур итеп яши  Исламовлар. 

- Шәһәргә китүне мин уйламадым да. СПТУны тәмамлагач,(Актаныштагы һөнәр училищесы- хәзерге технологик техникум) Германиядә хезмәт иттем. Кохозга эшкә урнаштым. Хатыным белән өйләнешкәч, өй салып бирделәр. Нишләп шушы нигеземнән кубарылыйм? Улым Диларис яшьтән минем кул арасына кереп үсте, хәзер үзе механизатор. Балаларымның авылда калуына, күңелләре тарткан эшләре булуга сөенәм,- ди Динәес абый.

Дилара апа да Калмашның хөрмәтле кешесе, 25 ел авылдашларына почта тарата, хезмәтендә һәрчак мактаулы була.

- Пенсиядә булсам да, онытмыйлар, туган көнемдә, һөнәри бәйрәмнәрдә искә алалар, акчалата бүләкләр китерәләр. Хәзер авылда эш кешесенә игътибар зур. Эше булгач, ашы да бар. Хуҗалык хезмәт хакын вакытында түли. Авылда яшәргә мөмкинлек күп. Мал асрасаң, көтүлек җитәрлек. Авылда бөтен кеше күп итеп кош-корт асрый. Бездә тыныч, күңелле. Калмаш табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Урман якында гына, җиләге, гөмбәсен җыясыңмы- бар да бар!  Ярый әле авылда яшим!

АКЧАСЫ БУЛГАЧ, ЭШЛИБЕЗ!

Авылны олылап яшәгән йортта балалар да авыл җанлы булып үскән. Диларис мәктәпне тәмамлагач, ат җигеп хуҗалыкта хезмәт куя, берничә ел элек тере атны “тимер”гә алыштыра. Әтисе, абыйсы белән ничәмә-ничә тракторга яңа сулыш өреп, җан керткән Диларис хәзер хуҗалыкның ышанычлы механизаторы. Басуда салам кыскан вакытында бик азга гына туктап алды ул:

- Акчасы булгач, эшлибез!- дип, кыска гына җавап бирде ул сорауларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International