ҮЗ ЭЗЕМ КАЛСЫН ДИСӘҢ...

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Район архивына мөрәҗәгате төшмәгән кеше сирәктер. Элегрәк тарих белән кызыксынучылар гына архив юлларын таптаса, хәзер лаеклы ялга чыгучылар да, мәктәп укучылары да, хәтта спортчылар да архив белән элемтәдә. ТАССРның 100 еллыгы, Актанышның 310, Актаныш районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан районда уздырылган чаралар (мссакүләм мәдәни, мәгариф, спорт һ.б) документлаштырылып,  барысы да район архивында теркәлә, скан-күчермәләре республика дәүләт архивына озатыла.

Фотографияләр, карарлар, нәтиҗәләр, атрибутлар- барысы да рәсмиләштерелеп кабул ителә. Архив мөдире Айгөл Галимҗанова, бу уңайдан башкарма комитетның спорт, туризм һәм яшьләр бүлегенең актив эшләвен әйтте.

Күптән түгел булып узган велойөрешнең документларын бүлекнең җитәкчесе Айдар Иманаев тапшырган.

Велойөрешнең карта, түштамга, бейсболка һәм вымпел кебек атрибутлары да бар.

Ел ахырында әлеге мәгълүматларны туплап, республикакүләмендә “ТАССРның 100 еллыгы” дигән юбилей китабы нәшер ителә. Әгәр үзегездән истәлек калсын дисәгез, ашыгыгыз- хәзер үк тарихта үз эзегезне языгыз!

АРХИВТА ШӘХСИ ФОНДЛАР АРТА

Әтиләре, бабалары, хәтта кайнаталарының исемнәрен мәңгеләштереп, архивка үз гаиләләре турында саллы мәгълүмат китерүчеләр дә бар. Мәсәлән,кичә аскы Актанышта яшәүче Юлия апа Әхмәтова  Бөек Ватан сугышы ветераны Бәхти Әхмәтовның документларын  алып килгән.

Биатасының хатынына, балаларына патриотик рухта, матур һәм эчтәлекле итеп сугыштан язган хатлары, 1930нчы елларда, шулай ук фронтта төшерелгән фотографияләре,  кулъязмалары- Актаныш районы архивы өчен генә түгел, Татарстан Дәүләт архив фонды өчен дә кыйммәтле ядкарьләр. Әлеге документлар күргәзмәләрдә, балалар белән оештырылган дәресләрдә файдаланылачак.

Альмира Шәйхразыева улы Булат белән тормыш иптәше Мирзәриф Заман улының документларын саклау урыны итеп район архивын сайлаганнар. Исегезгә төшерәбез: Мирзәриф Шәйхразыев- Актаныш районы төзелеш өлкәсендә саллы өлешен керткән төзүче, билгеле шәхес. Ленин ордены иясе Альберт Ямаловның кызы Альмира ханым да әтисенең мирасын архивка тапшыруны хуп күргән.

Район архивында Актанышның мактаулы гражданнары Баязит Мөхәммәтов, Имаметдин Билалетдинов, Кәшби Колыевның шәхси фондлары саклана. Соңгы вакытта, алда санап үткәнчә, тагын өч фонд барлыкка килгән.

АРХИВКА ЗАПРОС- КҮПФУНКЦИЯЛЕ ҮЗӘК АША

Район архивы башкарма комитетның бер бүлеге буларак, Ленин проспектының 50 йортында эшчәнлек алып бара. Материалларны саклау өчен барлык шартлар тудырылган бинага урнашкан ул. Иртәнге сигезенче яртыдан кичке бишкә кадәр эшли. Гражданнар атнаның дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә иртәнге сигездән уникенче яртыга кадәр кабул ителә.

Социаль-хокукый запрослар күпфункцияле үзәк аша килә. Хезмәт стажларын раслау, хезмәт хаклары турындагы мәгълүматларны юллау турындагы гаризалар электрон рәвештә кабул ителә.

Архив тиз арада белешмәләрне әзерләп, үзәк аша иясенә җибәрә. Агымдагы елның шушы көненә 705 запрос кергән, 61е тематик запрослар (суд карарларын сораучылар, җир-мөлкәткә карата дәгъва бирүчеләр), калганнары- социаль-хокукый запрослар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International