Райондашларыбыз ТР Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан хөрмәтләнде

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Бүген хакимият бинасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән киңәшмәдә конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне оештыруда активлык күрсәткән райондашлар хөрмәтләнде.

638 нче санлы Мари-Суксу сайлау участогы рәисе Фәнис Нигъмәтулла улы Адиевка  Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең  Мактау билгесе тапшырылды. ТР Үзәк сайлау комиссиясе "Сайлаулар" ДАС системасын мәгълүмати тәэмин итү идарәсенең беренче разрядлы өлкән белгече Рузил Рәшит улы Хәбиров Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең  Мактау грамотасына лаек булды.

2831 нче санлы Актаныш сайлау участогы рәисе Айгөл Рәдис кызы Галимҗанова, Актаныш территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Мөдәрис Мөзәһит улы Закиров Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Актаныш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Гафурҗан улы Вәлиев,  647нче санлы Иске Богады сайлау участогы рәисе Рәсимә Гәбделхәй кызы Гильманова Актаныш муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына ия булды.

Актаныш территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Гафурҗан улы Вәлиев Актаныш муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына ия булды.

651 нче санлы Тат. Суыксуы  сайлау участогы  рәисе  урынбасары Рузил Касим улы Мансуровка,  Актаныштагы 620 нче санлы сайлау участогы сәркатибе Зәһинә  Назыйф кызы Долговага, Актаныштагы 621 нчы санлы сайлау участогы сәркатибе Кадрия Вәсим кызы Әдһәмовага,  Актаныштагы 619 нчы санлы сайлау участогы сәркатибе Илиза Хирази кызы Әхмәтхановага  Актаныш муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты белән тапшырылды.

Искәртеп үтәбез,  25 июньнән Татарстан 15 айлык сайлау циклына керде. Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирүләрдән башланган вакыйгалар киләсе елга Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән тәмамланачак. Арада исә 13 сентябрьдә Татарстан Президентын сайлаулар көтелә. Соңгысы да бик җитди кампания. Чөнки муниципаль берәмлекләрдә 7,5 мең депутат сайланачак. Бүгенге очрашуда Энгель Нәвап улы бу хакта искәртеп, сайлау комиссияләреннән киләчәктә дә  активлык, нәтиҗәлелек сорады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International