ЯРЫЙ ӘЛЕ СЕЗ БАР, НЕФТЬЧЕЛӘР!

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

“Ярый әле сез бар, нефтьчеләр!”- бу сүзне Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов, әлеге вазыйфасында тугызынчы ай  эшләү дәверендә, бер генә түгел, мең кат әйткәндер. Билгеле социаль челтәрләрнең берсендә “Аскы Актаныштагы Җидегән чишмә карга оясы, караучы юк, агачлар басып бетерде, төлкеләр йөри, утлар янмый, кич кайтканда куркыныч!...” дип язганнан соң, нефтьчеләргә мөрәҗәгать итә җитәкче. Халык телендә “МНКТ” дип  йөртелгән компания егетләре бүген чишмә янын тазартты, печәнен чабып куйды. Җидегән чишмәбез яктырып, ачылып китте. Рәхмәт сезгә, кара алтын табучы райондашларыбыз! Яз көне дә коллектив белән чишмә тирә-юнен җыештырып куйган идегез, бу юлы да изге эшне башкарып чыктыгыз.
Искә төшерик әле, замандашлар, элек чишмәләрне кемнәр чистарта иде икән? Әлбәттә, халык үзе. Олыгаеп килүче абый-агайлар, җыйнаулашып, әллә ни күп сөйләшмичә елга аркылы басма салып куя иделәр. Чишмәгә менә-төшә торган баскычларны көрәк белән казый-казый ясаганнары да истә минем. Андый авылдашларны халык бик хөрмәт итә иде. “Нурлый, Нәгыйм, Әсләх абзыйлар бик карап тота, балчыгын ишә күрмә,- дип су буенда уйнаган без бала-чагаларны әбекәйләр гел кисәтә иде. Ул агайларны урамда күргәч, җитди кыяфәткә кереп кычкырып исәнләшә идек, үзебезчә шулай хөрмәт күрсәткәнбездер. Авылда үткәрелгән Коръән укыту мәҗлесләре дә әнә шул игелекле ил агалары килеп җитмичә башланмый иде. 
Әллә нәрсә булды әле безгә. Капка алдындагы үләнне чабарга да җиксенәбез, чишмәне дә кемдер килеп чистартырга тиеш. Әллә артык җайлы, уңайлы тормыш күңелне мүкләндерде? Безгә һәрвакыт кемдер тиеш дип яшибез. Ә без киресенчә Җир-Анага  тиеш түгелме икән? Сез ничек уйлыйсыз?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International