Бүген, 25 июнь көнне, Актаныш районында РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланды. Ул атна дәвамында - 1 июльгә кадәр барачак. Район башлыгы Энгель Фәттахов мөһим сәяси вакыйгага үз мөнәсәбәтен беренчеләрдән булып белдерде.
Район башлыгы Энгель Фәттахов тормыш иптәше Сәрия ханым белән 621нче санлы сайлау участогына беренчеләрдән булып килде.
Керү юлында аның температурасын үлчәделәр, бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчаткалар һәм ручка бирделәр, шулай ук үз паспортын күрсәтүләрен сорадылар. Бюллетеньне алгач, Энгель Нәвап улы тавыш бирү кабинасына үтеп, тутырылган бюллетеньне урнага төшерде.
Энгель Нәвап улы тавыш биргәннән соң, ул Актаныш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.
Энгель Фәттахов ассызыклаганча, РФ төп документына кертелгән үзгәрешләр Россиядә социаль аспектны җитди киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, Ватаныбызның бөтенлеген һәм какшамаслыгын шактый ныгытачак.
− Актаныш районы халкын әлеге сайлауларда актив катнашырга чакырам, - диде Энгель Нәвап улы.