ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: “Актаныш” агрофирмасы тәҗрибә уртаклаша

2020 елның 24 июне, чәршәмбе

Бүген Актаныш районының хуҗалык җитәкчеләре, район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә, чираттагы гамәли киңәшмәгә җыйналды. Семинарның “Актаныш” агрофирмасының Чөгәнә бүлекчәсендә гамәлләштерелүе дә юкка түгел – чагыштырмача яшь хуҗалык булып саналган агрофирма соңгы елларда, чын мәгънәсендә, терлекчелек өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелеп килә. Бүгенге киңәшмә барышында тәкъдим ителгән яңалыклар да күп хуҗалыклар өчен үрнәк итеп алырлык нык нигезле булулары белән аерылып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International