“Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында Актанышка 13 тонна азык-төлек кайткан

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстанда  "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" акциясенең икенче этабы төгәлләнде. Актанышка беренче транш 647 данәдә 29 апрельдә кайткан булса, 18 майда 644 райондашыбыз республика ярдәмен алды – барлыгы 1291 җыелма дигән сүз бу.  Әлеге җыелмаларны җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булып, составларында 8 яшьтән өлкәнрәк балалар булган яки аталары, я булмаса аналары алимент түләүдән баш тарткан гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар алды. Моннан тыш, азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлегенә опека һәм попечительлек буенча вазифалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр, имин булмаган гаиләләр, шулай ук керемнәре яшәү минимумыннан түбән булып, 65 яшьтән узган ялгыз яшәүче пенсионерлар кертелгән. Искәртеп үтәбез, “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында мондый гаиләләр азык-төлек тутырылган тартмаларны дүрт тапкыр алырга тиеш, ягъни Актаныш тагын ике траншны көтә.

Зур булмаган картон тартмага иң кирәкле азык-төлек товарлары – макарон, ярмалар, көнбагыш мае, чәй, кәнфит, куертылган сөт һәм башка продуктлар тупланган. Аларны ияләренә ирештерүдә башлап йөрүчеләр – гади волонтерлар. Йөзгә якын игелек кылучы арасында Актаныш үзәгендә яшәүчеләр дә, җирлекләрдә гомер кичерүчеләр дә бар. Алар тартмаларны районыбызның 60 авылына илтеп җиткерүдә зур булышлык күрсәтә.

Катлаулы эпидемиологик вәзгыять чорында күрсәтелгән бу ярдәм өчен райондашларыбыз республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен юллый.

- Бу безнең өчен бик яхшы ярдәм, чөнки бүгенге көндә кыенлыклар бар. Гаиләдә балигъ булмаган балалар булгач, чыгымнар зур. Шуңа күрә әлеге ярдәм бик тә урынлы. Безне кайгырткан ил җитәкчеләренә ихлас рәхмәт, - ди алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International