Көн кадагында – терлек азыгы әзерләү

2020 елның 20 мае, чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы йөкләмәсе буенча Татарстан районнарында сенаж базлары  һәм терлек азыгы җыю техникалары әзерлеген  тикшереп, кабул итү бара.

Бүген исә махсус комиссия Актаныш районында терлек азыгы әзерләү сезонына әзерлекне  тикшерә.

Әзерлек сызыгына районның барлык хуҗалыкларындагы  авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлары куелды, шул исәптән комбайннар, чапкычлар, печән әйләндерү җайланмалары, прессподбощиклар.

– Безнең алда бик җаваплы бурыч – сезнең хуҗалыкларның азык җыю техникасының әзерлеген тагын бер кат тикшерү тора, – дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  механизация буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев.– Техниканы никадәр дәрәҗәдә  ышанычлы әзерләвегез - азык әзерләү процессына, сезнең хезмәт хакына, ә оператив һәм көйле эшләвегез -терлекләрне кышлатуның ни дәрәҗәдә тук булуына бәйле.

Комиссия булган хуҗалыкларда үзйөрешле чапкычлар,  азык әзерләү комбайннары сезонлы техник хезмәт күрсәтү һәм дәүләт техник күзәтүе уза. Комиссия әгъзалары, азык әзерләү техникасы әзерлегеннән тыш, машина-трактор паркының торышын,  хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүне дә тикшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International