АКТАНЫШТА БӘБИ ТУЙЛАРЫ ГӨРЛИ: Булатовлар гаиләсенең бәхете -кыз бәбиләр сөюдә! (+ФОТОЛАР)

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Актаныш районының бала тудыру йортында агымдагы елда 32 нарасый якты дөньяга аваз салган. Димәк, шушы кадәр гаилә әти-әни булу бәхетен татыган. Кемнәрдер быел тәүге тапкыр бәбиле булса, бала тудыру йортына икенче, өченче тапкыр килүчеләр дә бар.

 19 март көнне Булатовлар гаиләсенең башлыгы Илназга да әлеге йорттан сөенче җиткергәннәр: хәзер Илназ - өч кызлы әти. Илназның тормыш иптәше Алинәнең йөзе бәхеттән балкып тора: аларның гаиләсе тагын да түгәрәкләнде!

Уразай авылында яшәүче Булатовларның бәхете – кыз бәбиләрдән. Иң өлкән кызлары Ралина быел инде укырга керергә әзерләнә. Уртанчылары Ясминәгә дүрт яшь. Өченче нәниләренә  Булатовлар  Амелия дигән исем сайлаганнар.

Әти кеше – Илназ кулларына малай алу  өмете белән яшәсә дә, нәни кызчыгының тууына тагын да куанган.

- Иң мөһиме исән-имин булсыннар, киләчәкләре бәхетле булсын, кияүләр улларым булыр әле, - ди.

Бүген Булатовлар гаиләсенең олы шатлыгын әти-әниләре, туганнары да уртаклашты. Нәни райондашыбыз бала тудыру йортыннан үзара мәхәббәт, хөрмәт белән сугарылган гаиләгә юл алды.

Пар канатлы, сау-сәламәт булып, әти-әнисенә куаныч булып үссен ул. Ә бала тудыру йорты хезмәткәрләре хәзер инде “күпбалалы гаилә” статусына ия Алинә  һәм Илназ Булатовларның малай  бәби артыннан килүләрен көтеп калды. Бирсен Ходай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International