СПОРТ СУЛЫШЫ: Актанышта үткән чаңгы спринты җиңүчеләрен атады (ИСЕМЛЕК +ФОТОЛАР)

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Актанышның үзәк стадионында 13 гыйнвар көнне актанышлылар өчен яңачарак булган чаңгы ярышы – спринт оештырылды. Беренчедән, чаңгы спринты кичке вакытта оештырылуы белән аерылып торды: 4 сәгать дәвамында кичке һавада спорт белән шөгыльләнү өчен, ай-һай, үҗәтлек кирәк бит ул! Шөкер, мәктәп укучылары да, җирлек, оешма-учреждение командалары да сынатмады.

Ярышларда төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләре, Актаныш технология техникумы укучылары, авыл җирлекләре, район оешмалары һәм предприятиеләре, шулай ук Яр Чаллы һәм Түбән Кама командалары катнашты.

Укучылар арасында ярышлар ике яшь категориясендә үткәрелде: 8 сыйныфка кадәр һәм 9-11 сыйныфлар (егетләр, кызлар) , өлкәннәр арасында: ир-атлар һәм хатын-кызлар. Тантаналы ачылышта Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул катнашучыларга сәламәтлек, уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

8 сыйныфка кадәр булган укучы кызлар арасында:

IV урын – Актанышның беренче санлы мәктәбе

III урын -  Актанышның икенче санлы мәктәбе

II урын - Актанышның икенче санлы мәктәбе

I урын -  Актанышның беренче санлы мәктәбе

 

8 сыйныфтан югары  булган укучы кызлар арасында:

IV урын – Актанышның беренче санлы мәктәбе

III урын -  Актанышның икенче санлы мәктәбе

II урын - Актанышның беренче санлы мәктәбе

I урын - Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

9-11 сыйныф  кызлары арасында

III урын -  Актаныш технология техникумы

II урын - Актанышның беренче санлы мәктәбе

I урын -  Актанышның беренче санлы мәктәбе

 

9-11 сыйныф егетләре  арасында

IV урын -  Актаныш технология техникумы

III урын -  Кадет-интернат мәктәп

II урын - Актанышның беренче санлы мәктәбе

I урын - Актанышның икенче санлы мәктәбе

 

Ир - атлар арасында:

IV урын – Актаныш

III урын - Чалманарат авылы

II урын - Түбән Кама шәһәре

I урын - Яр Чаллы шәһәре

 

Хатын-кызлар арасында:

IV урын -  Балалар иҗат үзәге

III урын - Актанышның икенче санлы мәктәбе

II урын -Түбән Кама шәһәре

I урын -  Яр Чаллы шәһәре

Командалар Актаныш муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге грамоталары, медальләре һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International