Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Рәфгать улы Хәев Казан, Уфа, Ижау медицина университетларында дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика факультетларында белем алучы студентлар белән очрашты.
Сәрваров Нияз (2 курс), Мирзамөхәммәтов Ильяс (3 курс), Миргалимова Алия (4 курс), Якупова Физалия (3 курс), Кадыйрова Йолдыз (4 курс), Саттарова Диләрә (2 курс), Вәгыйзов Илфак (4 курс), Саррахов Данияр (1 курс), Гыйльмуллин Илназ (1 курс), Нәгыймуллин Булат (4 курс) район үзәк хастаханәсендә практика үтәләр, сайлаган һөнәрләре буенча эшләп, тәҗрибә туплыйлар. Алар педиатрия, терапия, бала табу, хирургия бүлекләрендә, шулай ук Актаныш үзәк район хастаханәсенең балалар консультациясендә эшләделәр һәм бүлек мөдирләре белән бергә авырулар янында булдылар, дәвалау-диагностика процедураларын үткәрүдә катнаштылар.