Актаныш Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихи драмасын Казанда Камал сәхнәсендә уйнаячак

2019 елның 5 апреле, җомга

Актаныш...  Театр... Тарих... 2019 ел Актаныш мәдәниятендә үз яңалыгы белән тарихка кереп калыр.

Узган 2018 ел Актаныш районында Театр елы буларак билгеләп үтелгән иде. Үзешчәннәребез 50 әсәрне сәхнәгә куйды ул елны.  Быел исә, артистларыбыз,  үзләренә бик олы җаваплылык алып, тарихи романны да сәхнәләштерделәр, театр смотрын дәвам итеп, 40 әсәрне дә сәхнәгә куйдылар.  Көздән үк әзерлек, репетицияләр башланды. Һәр җирлекнең халык мәхәббәтен яулаган артистлары, берләшеп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Нур Хөсәенов сәхнәләштергән Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихи романын  аның режиссерлыгында халыкка тәкъдим итте. Беренчедән – күләмле, тарихи роман яңалык буларак сәхнәгә менә, икенчедән, җирлекләрдән бергә тупланган артистлар, бер команда буларак, тарихи образларны бербөтен итеп гәүдәләндерә. Артистларыбызга шушындый олуг, заман өчен актуаль, мәгънәле һәм катлаулы әсәрне халыкчан, җанлы формада яшь буынга танытуда, иң элек, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов ышаныч белдерде, юнәлеш бирде. Сәхнәне бизәү, декорация, музыкаль бизәлеш, хан киемнәре – сәхнә костюмнары тегү өчен Актаныш мәдәниятенең еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе дә ярдәмгә итте. Тамашачы спектакльне бер сулыш белән, үзе дә шул елларга кайтып, чынбарлык итеп кабул итеп карады 4 апрель көнне тамашачы район мәдәният йортында. Бу инде артисларыбызның осталыгы, уйнау гына түгел, нәкъ менә образларда яшәү нәтиҗәсе.

Артистларыбызны котларга сәхнә түренә күтәрелгән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов үз чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады.

-Гади әсәр түгел. Артистларыбызның, романны сәхнәләштергән һәм сәхнәгә куйган, төп рольдә уйнаган Нур Хөсәеновның бик зур хезмәте куелды, рәхмәт сезгә, - диде ул. – Әлеге әсәр белән Казан сәхнәсенә әзерләнәбез.  Галиәсгар Камал театры безнең теләк-тәкъдимне хуплап кабул итте. Казан шәһәрендә Камал театрында 12-14 март көннәрендә Актаныш көннәре – үзешчән артистларыбыз өч спектакль белән чыгыш ясый. 12 майда - Киров халык театры В.Распутинның  “Рәнҗетелгән язмыш” (“Живи и помни”), 13 майда Иске Кормаш халык театры М.Кәримнең  “Айгөл иле” драмасы белән сәхнә тотачак. Быел икесе дә театр смотрында районда беренче урын алды алар. Ә 14 майда Актаныш халык театры  Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” тарихи драмасын сәхнәгә куя. Әлбәттә, спектакльне тагын да камилләштереп, артистларның уеннарын, образларны ачып бетереп, әле тагын бер тапкыр - таләпчән Актаныш тамашачысы, ә аннан  Казанда Камал сәхнәсендә республика тамашачысы алдында имтихан тотачакбыз, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International