Актаныш авылындагы "Батыр" универсаль спорт комплексында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов призына бүген - 27 март көнне милли көрәш буенча ярыш башланды. Ел саен оештырылучы әлеге дәрәҗәле бәйгедә 9 урта, 14 тугызьеллык мәктәпләрдән килгән 138 яшь көрәшче катнаша.
Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов укучыларга уңышлар һәм чиста җиңү теләде.
Укучылар әлеге ярышта район күләмендә үзләрен сынап карыйлар, көчлеләр белән бил алышу аларны чыныктыра. Җиңүчеләргә призлар да саллы, мәктәп данын яклау да дәрәҗә һәм җаваплылык. Җиңүче мәктәпләр көрәшче балаларның ата-аналары, балалар белән мәктәптә очрашып фикер алышалар, яңа максатлар куялар - монысы да күркәм гадәт Актанышта.