Актанышта эшмәкәрләр хакимият белән очрашты

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү бүген – 24 гыйнвар көнне район хакимиятенең утырышлар залында узды. Район башлыгы  Энгель Нәвап улы  эшмәкәрләр, җитештерүчеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.

 

Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшүгә үз эшләрен оештыра һәм аны уңышлы җәелдерә белгән, эшмәкәрлекнең  башында торган тәҗрибәле һәм үз эшчәнлекләрен яңа гына башлаган көчле, энергияле, актив һәм инициатив кешеләр җыелды.

Кече бизнесның районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше елдан-ел саллырак була бара. Кече эшмәкәрлек халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле төрдәге товарлар белән баетуны тәэмин итә. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне җәелдерү икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Эшмәкәрләр белән очрашуга киләчәктә   яңа кануннар һәм норматив актлар турында беренче затлардан ишетеп белү, килеп туган проблемалар хакында уртага салып сөйләшер өчен, күзәтчелек ведомстволары һәм тармаклары, банк өлкәсе вәкилләре дә чакырылачак.

Эшкуарлар һәм хакимият арасындагы әңгәмә конструктив килеп чыкты – очрашуга җирлекләрдәге  эшмәкәрләргә үз  бизнесын  җәелдерүдә ярдәм итү өчен авыл җирлекләре башлыклары да чакырулы иде.

Очрашуда район Эшмәкәрләр советының яңа составы расланды. Совет рәисе итеп район башлыгы Энгель Фәттахов сайланды, урынбасары – район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, әгъзалары - Фәнис Габдуллин, Ралиф Фәхертдинов, Булат Шәйхразиев, Айрат Гайнуллин, Рамил Нуртдинов, Елена Ирдуганова, Алмаз Хуҗин, Чулпан Газизҗанова.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Лиана Сираева,  икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор җитәкчесе Алия Шакирова, эшмәкәр – “Айяр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Габдуллинның чыгышлары эшмәкәрләр өчен аеруча да әһәмиятле, һәркемне кызыксындырган сораулар буенча булды. Тендорда, электрон сатып-алуларда катнашу тәртипләре, эш барышында килеп туган бәхәсле очраклар, хәл итү юлларын ачыклау буенча нәтиҗәле булды алар, видео https://www.instagram.com/p/BtAj_wUgOv3/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=gfe10ezoc261 https://www.instagram.com/p/BtBMDFRAr_g/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=biz96r0rkebu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International