Актанышта авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар башланып китте. Бүген - 22 гыйнвар көнне Түке җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Түке, Зөбәер, Чәчер авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда, күмәк хуҗалык фермаларында, амбарларда булды. Мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Зөбәер авыл мәдәният йортында узды.