Актанышта тәүге тапкыр атаклы шахматчы Ингел Мәннәпов истәлегенә турнир узды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Актаныш - шахмат иле һәм, әлбәттә, ул үзенең шахмат осталары, остазлар, чемпионнар белән данлыклы. Тарихны саклау, һәр өлкәдә билгеле шәхесләрне хөрмәтли белү Актаныш данын күтәрә. Зирәкләр уены булган шахматны гына алыйк. Легендар тренерлар Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов шахматчыларга яшь алмаш үстерү белән беррәттән, шахмат тарихын барлап, иң оста уенчыларны  балаларга таныта, ярышларны шахмат осталары истәлегенә үткәреп, берничә буынны бергә туплый.

Укытучы-шахматчы Әхәт Нуриәхмәтов истәлегенә – Бурсыкта, сугышчы-әфганчы Ришат Хафизов истәлегенә – Яңа Кормашта, Илгизәр Могътазиров истәлегенә Әҗәкүл авылында үтүче шахмат турнирларына  быел Актаныш шахмат мәктәбендә Ингел Мәннәпов истәлегенә узучы турнир да өстәлде. Турнирның иганәчеләре Ингел абыйның кызлары Гөлнара Актуганова һәм Диләрә Мәннәпова. Турнир ике көн – зурлар һәм балалар арасында узды.

11 гыйнварда шахмат ветераннары һәм ир-ат шахматчылар зирәкләр уенында ярышты. Ветераннар арасында - Фәһим Галимов, Роберт Гаязов, Сәгыйть Мансуров, ир-атлар арасында Илдар Имамов, Айдар Нигъмәтуллин, Илһам Сәрвәров җиңү яулады.

13 гыйнвар көнне 54 укучы – яшь шахматчы Ингел Мәннәпов истәлегенә узучы турнирда катнашты.

2001- 2006 елгылар арасында – Мансур Закирҗанов, Ильзир Саматов, Әмир Акмалов; 2007-2008 елгылар арасында – Данияр Латыпов, Ислам Тимеров, Булат Хафизов, Фирүзә Нәбиева, Рәзилә Нәбиева, Зәйнәп Рахманова; 2009-2010 елгылар арасында - Аяз Басыров, Наил Әхмәтов, Тимур Шәязданов, Рәмилә Әхәтова, Раяна Латыпова, Азалия Безик; 2011 елгылар арасында - Раяз Хәсәнов, Данил Шәйхетдинов, Иршад Моталлапов, Зәмирә Галиева, Валерия Сәлахова, Регина Бакирова; 2012 елгылар арасында Камил Хөснияров, Ислам Ибраһимов, Данияр Иманаев, Эльмира Әхәтова, Румия Имамова җиңү яуладылар.

Турнирда катнашучылар, тренерлар Илдар Имамов, Фәһим Галимов Ингел абыйның кызлары Гөлнара һәм Диләрәгә ихлас рәхмәтләрен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International