Актаныш район мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында иң көчлеләр, иң җитезләр ачыкланды

2019 елның 5 гыйнвары, шимбә

-Сәламәтлеген кайгыртмаган кеше – ул тәрбиясез кеше, дип, үзенең фикерен белдергән иде якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Хөрмәтле мөгаллимнәр, сез бүген яшь буынны тәрбиялисез, сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка булган мөнәсәбәтегез балаларга да үрнәк булып тора, - дип, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 5 гыйнвар көнне узган мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында укытучыларга мөрәҗәгать итте, җиңүчеләрне бүләкләп, аларга уңышлар теләде.

“Бүләк” урманындагы чаңгы трассасында чаңгыда узышу белән башланган спартакиада  йөзү, өстәл теннисы, бадминтон ярышлары белән дәвам итте. Укытучылар һәр төрдә дә матур нәтиҗә күрсәтте, бер катнашучыга ике төрдә ярышу мөмкин иде.

Гомуми нәтиҗәләр буенча  Актаныш гимназиясе – беренче, Актанышның 2 нче мәктәбе – икенче, Актанышның 3 нче мәктәбе өченче урын яулады. Шәхси беренчелекне  Актанышның 1 нче мәктәбе укытучылары Равил Хаҗиев һәм Лилия Галләмова яулады. Иң өлкән катнашучы – Балалар иҗат үзәге мөгаллиме Дилшат Мөхәммәдиев истәлек бүләгенә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International