2016 елдан үзәк китапханә хезмәткәрләре, яңа китап укучылар булдыру максатыннан, “Күчмә китапханә”не кабаттан хәрәкәткә китерде. Шул уңайдан алар үзәк хастаханә, социаль яклау бүлеге, хәрби комиссариат, мәгариф һәм мәдәниятнең үзәкләштерелгән бухгалтериясе белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Һәр ай саен андагы хезмәткәрләрнең сораулары буенча китап, журналлар алып баралар, китапханәчеләр үзләре дә яңа китаплар тәкъдим итәләр. Төрле темага багышлап күргәзмәләр тәкъдим итәләр, күзәтүләр, җанлы әңгәмәләр оештырыла. 8-12 ноябрь аралыгындагы мондый очрашулар Г.Галләмова, А.Әхмәтгалиева, К.Җәмит, Р.Сәләхив, Шәйдуллина-Морат, Г.Сафиуллина китаплары буенча оештырылган иде. Китап укучылар үзләренә кирәкле китапларны сайладылар.