Марат Әхмәтов: “Актаныш игенчеләре уракта республикада икенче урында бара”

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Бүген – 15 август көнне Актанышка Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде, урып-җыю барышы белән танышты. Очкычта йөреп район кырларын һавадан карады.  

 Марат Готыф улы “Башак” хуҗалыгының арпа басуында, иң элек,  комбайнчылар, механизаторлар белән очрашып сөйләште, аларның эш шартларын, туклануын белеште, сораулар бирде. Иң  яхшы комбайнчылар быел да республикада бүләкләнәчәк, диде ул. Узган ел республика грантына ия булучы комбайнчыларның быелгы эш күрсәткечләре белән дә танышты.

Урып-җыю кампаниясе барышы белән район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов таныштырды. Районда бүгенге көнгә урып-җыюның 35 проценты тәмамланган. Уртача уңыш гектарыннан 37 центнер. Моннан тыш, районда терлек азыгын әзерләү  дә бара, кырларда салам җыела, көзге чәчү дә башланды.

Кырлардагы эш барышы белән танышканнан соң, Марат Готыф улы район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашып сөйләште, актанышлылар урып-җыю нәтиҗәләре буенча республикада икенче урында, диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International