«Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖенә 200 тонна яңа уңыш ашлыгы керде: 150 тонна көзге бодай һәм 50 тонна көзге арыш. Актаныш муниципаль районында урак өсте кысаларында һәр елны «Кызыл олау» үткәрелә.
Бәйрәм чарасында Актаныш районы җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Актаныш муниципаль районы игенчеләренә 48 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләрен башкарып чыгарга кирәк булачак. Оператив белешмәләргә караганда, 31 июльгә районда 1,74 мең гектар мәйдан суктырылган, бу планнан 3,6 % тәшкил итә.
Хәзер район игенчеләре көзге бодай суктыралар. Әлеге культура 1544 гектар мәйданда 5,9 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык – гектарыннан 38,5 центнер. Көзге арышны өлгерүенә карап җыялар. Бүгенгә ул 148 гектарда 518 тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык – гектарыннан 35 центнер.
Кырларга беренчеләрдән булып «Актаныш» һәм «Әнәк» агрофирмалары комбайнчылары чыкты. Алар иртә таңнан кичкә кадәр эшлиләр. Урып-җыю башыннан ук механизаторлар югары күрсәткечләр бирә башладылар, мәсәлән, Эльбрус Мөхәммәтов «Нью-Холланд» комбайнында 4751,69 центнер ашлык суктырган, Илмир Гайнанов «Акрос» комбайнында - 3500, Альберт Шәңгәрәев “Дон 1500” комбайнында 3423,47 центнер ашлык суктырган.