Агыйделне, Актанышны данлый түбәтәйле, атлы, затлы туй

2018 елның 17 июне, якшәмбе

Актаныш сабантуен актанышлылар, якташлар гына түгел, күрше-тирә төбәкләр дә кызыксынып көтеп алды быел. Алдан ук сабантуйның даны еракларга таралып, татарлар яшәгән ерак төбәкләрдән дә Актаныш сабантуена кунаклар килде. Түбәйле-калфаклы, милли, моңлы татарча сабантуйны һәркемнең күрәсе, тамаша кыласы килде.

17 июнь көнне район сабантуена килүче һәркемне татар йорты каршы алды. Кош-корты, мал-туары булган утары да бар иде аның. Борынгыдан ук татар өенең күрке саналган олы мичтә таба чыҗлады – коймак пеште. Шунда ук татар ашларыннан кунаклар өчен табын корылган иде. Күчтәнәчкә алып китү өчен ачыга пешкән ипидән алып, затлы сый – бәлешкә кадәр бар иде. Милли кул эшләребездән бизәлгән татар йортында да кунак сые – милли бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Теләгән һәркем әлеге өйдә булып, өйнең бизәлешен карап хозурланды. Милли ризыкларыбызны тәмләп карады.

Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов җәмәгате Сәрия ханым белән мәйданга килеп керүгә үк актанышлылар, килгән мәртәбәле кунаклар белән очрашып, әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләргә нигезләнеп тудырылган татар мохитендә хәл-әхвәл белештеләр, сабантуйны башлап җибәрделәр. Көньяк Кореядан килгән чит ил кунаклары да хәйран калып, безнең бай мирасыбыз белән танышты. Үз милләтләре белән татар милләте арасында бик күп охшашлыклар барын ачыклап, актанышлыларга рәхмәт хисләрен белдерделәр.

Мәйдан түрендә сабантуйның һәр кунагын таңны ярып дүрт тарафтан  яңгыраган азан тавышы каршы алды. Актанышыбыз мәчетләреннән берьюлы ишетелгән азанны тыңлау күңелдә горурлык хисләре дә, районның киләчәге өчен җаваплылык та уятты. Гыйлем, хикмәт тулы сүзләре белән кешелекне иманга өндәүче Туган җиргә,  Ана телебезгә мәдхия җырлаучы җыелма образлар -  дүрт каләм иясе – мәйданда Сүз көче, Сүз хикмәте турында фикерләште.

                      “...Иманлыга имин Сүзең,

                             Акыллыга алкын Сүзең,

                                  Яратканга ялкын сүзең әзерме...”

    Чаң булып күңел һәм йөрәк ритмына тәңгәл  бәрмә тавыш яңгырады.   Бу -   Уяту чаңы. “Уян күңел, асылыңа кайт!” Хәтерләрдә бер-бер артлы тарихи мизгелләр яңарды.

 Торган җиребезнең, Туган илебезнең, Ана телебезнең аклыгын, көчен, сихрилеген гәүдәләндерүче Татар рухы образында кызлар йөзеп атлый... Мәйданда -  татар кызының гүзәллеге. Татарның гаярь холкын, чыдам елгырлыгын чагылдыручы  атлар.

 Әлеге куәтле күренештән соң, Каләм ияләре тамыр, нәсел-ыру, киләчәк буын хакында уйланды. Сабый чагыннан ук ак түбәтәен, кечкенә ак калфагын кигән, күркәм холыклы, иманлы тәрбия алучы балаларны  ак юлга өндәде алар.

  Самими кыз бала, Ана, Хатын-кыз...   Ак йөзле, серле, гүзәл туташлар – җирлегебез асылташлары. Зәвыклы, тыйнак, мөлаем сылулар – мәйданның төп бизәге. Ак өйләребез күрке, йорт җылысын саклаучы пар мендәрле авылыбыз киленнәре азанлы бәйрәм иртәсен шаяру катыш җыр белән дәвам итте.

  Татар иленең - Актанышның кунакчыллыгы символы -  Ак ашъяулык җәелде мәйдан уртасында. Мәйданга Җыен күчтәнәче – Актанышның татлы бренды - чәкчәк керде. Кунаклар баллы сыйдан авыз итте.

  Сабантуйны   оста гармунчыларыбыз дәвам итте.  Ак юллы Туган җиребездә генә тормышның асылын, яшәүнең мәгънәсен, җан тынычлыгын табабыз шул!

 “...Беркайда да оҗмах түгел,

 Туган илеңнән китмә син,

 Изге җиреңнән китмә...”

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International