Энгель Фәттахов: “Буялган павильоннар, төзек коймалар, юл буйларын, агач араларын чабып чиста тоту авылга кергәндә үк җирлектә тәртип булуны күрсәтә”

2018 елның 11 июне, дүшәмбе

Актаныш районында, һәр елдагыча,   1 апрельдән  1 июньгә кадәр оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары, халык катнашында җирлек территориясен, шулай ук шәхси һәм күпфатирлы йорт яннарын  чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү максатыннан санитар-экологик икеайлыгы игълан ителде.

Һәр атнаның җомга көнендә җирлекләр, оешма-предприятие коллективлары үз яннары территорияләрен яздан калган чүп-чардан, агач яфракларыннан, сынган ботаклардан арындырдылар, агач кәүсәләрен акшарладылар. Шулай ук өмә көннәрендә юл буе полосалары, автомобиль юлы кырлары район оешмалары хезмәткәрләренең гомуми көче белән чистартылды. Май бәйрәмнәрендә  зират  өмәләре узды.

Җирлекләрдәге оешмалар хезмәткәрләре көче белән сабантуй мәйданында җыештыру, тәртипләү, буяу эшләре башкарылды. Йорт яннарын, ишегалларын чистарту, балалар уйный торган урыннарны, җәйге спорт мәйданчыкларын төзекләндерү, социаль объектлар, йортларның янбакчаларын  яшелләндерү һәм чәчәкләр үстерү буенча да эш җанлы барды.  Җирлектәге чишмәләр, инешләр тирәсен  төзекләндерү дә чисталык айлыгы барышында игътибар үзәгендә булды.

Бүген – 11 июнь көнне, икеайлыкка нәтиҗә ясап, авыл җирлеге башлыклары район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев җитәкчелегендә һәр җирлектә булып, авылларның төзеклеген һәм чисталыгын карыйлар – башкарылган эшләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Район үзәгендә оешма-предприятиеләрнең икеайлык барышында эшләгән эшләренә нәтиҗә ясау буенча да махсус комиссия рейдка чыкты, алар бәясенә нигезләнеп, оешма-предприятиеләрдә чистарту-төзекләндерү айлыгында башкарылган эшләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов авыл җирлеге башлыклары белән Актанышбаш җирлегендә очрашты. Икеайлык барышы буенча аларның фикерләрен тыңлады. Авыл башлыкларын борчыган сорауларга ачыклык кертү Актанышбаш җирлегендә башкарылган эшләр, төзекләндерү сораган социаль объектлар, авыл халкы белән очрашып, аларның гозерләрен тыңлау, авыл хәлләрен сөйләшү белән бәйләп алып барылды.

Һәр җирлеккә дә хас булган борчулы сорауларга тукталып, Энгель Нәвап улы эш оештыруда үзенең фикер-тәкъдимнәрен әйтте.

-Һәр җирлектәге мәктәптә, балалар бакчаларында   белем һәм тәрбия бирүдә  безнең тарафтан бар мөмкинлекләр дә тудырылсын. Авыл клублары искергән җирлекләрдә дә оптималь чишелеш кирәк. Авылны берләштерүче Җәмәгать үзәге төзү дөрес булыр. Әҗәкүл, Чөгәнә мәктәбе, клубны берләштереп тә Җәмәгать үзәге төзү кирәк. Ирмәш авылы халкы юл сорый, су мәсьәләсен дә хәл итәсе бар. Һәр авылда да ташландык ихаталар бар. Хуҗалыклар белән сөйләшеп, алар урынына җирлеккә, хуҗалыкка эшкә кайтучыларга бирү өчен арендага йорт төзү урынлы. Җирлекләрдәге оешмалар-хуҗалыклар авыл халкын эш белән тәэмин итә – монысы уңай күренеш, ләкин шул ук вакытта аларның әйләнә-тирәне пычратмавын, авыл халкына экологик зыян салмавын җирлек башлыгы да, халык үзе дә күзәтчелектә тотып таләп итәргә тиеш. Авылның һәр ел да кунаклар кабул итү урыны - сабантуй җире - авылның йөзек кашы. Сабантуй җирен төзекләндерү, саклап тоту, яшелләндерү буенча җирлекләр арасында быел аерым урын чыгарылачак икеайлыкка нәтиҗә ясау вакытында. Кайбер җирлекләрдә павильоннар буялмаган, янтаеп беткән, буяулары купкан  коймалар да күренә. Агач араларын, юл буйларын даими чабып тору кирәк. Авылга кергәндә үк җирлектә тәртип булу-булмауны күрсәтеп тора ул, - диде Энгель Фәттахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International