Актанышта беренче тапкыр 350 кеше бергә җәмәгать намазы укыды – рамазан ае хөрмәтенә район ифтарында Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват белгече – “Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты

2018 елның 8 июне, җомга

8 июнь көнне районкүләм ифтарда Актанышның үзәк стадионында 350 кеше бергә җәмәгать белән ахшам намазы укыды. Уразаның 24 нче көнендә авыз ачарга районыбыз авылларыннан авыл җирлеге башлыклары, имамнар, абыстайлар җыелды. Актаныш үзәгендә дин тотучы кардәшләребез дә үзәк стадионга гаиләләре белән килде. Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов та ифтарда тормыш иптәше Сәрия ханым белән катнашты.

 Районның Аксакаллар шурасы, имамнар һәм район мөслимәләр берлеге белән һәрвакыт элемтәдә эшләүче район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин белән очрашып, район җитәкчесе Энгель Нәвап улы рамазан ае барышында Актанышта дин тотучы мөселман кардәшләрнең фикерләрен сорады, иң элек. Ураза тотучыларның  күплеген искә алып, район ифтарын үзәк стадионда үткәрик, дигән фикерен белдерде җитәкче.

Райондашларның Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват белгече – “Кол Шәриф” мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәновның вәгазен тыңлыйсылары килүен әйткән иде Руслан хәзрәт сөйләшү барышында. Энгель Нәвап улы Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән сөйләшеп, район ифтарына Илфар хәзрәтнең килүен оештырды. Илфар хәзрәт ифтар барышында Актанышта беренче тапкыр булын әйтте һәм Актанышның төзеклегенә, чисталыгына, яшеллеккә хәйран калуын белдерде.

-Чисталык – ярты иман, - диде Илфар хәзрәт Хәсәнов, -актанышлыларның күңел чисталыгы, иманлы булуы Актаныш җиренә аяк басуга ук күзгә ташланды. Бик зур рәхмәт Энгель Нәвап улына Актанышка олуг кунак итеп чакыруына. Сезнең белән һәрвакыт элемтәдә булырбыз, күркәм эшләр башкарырбыз.

Ифтар вәгазен тыңлаганнан соң, Актанышның тагын бер мәртәбәле кунагы – рамазан аенда Төркия Республикасының Ван шәһәреннән килеп, изге гамәлләр, гыйбадәтләр кылучы Коръән-хафиз Ариф Бингол Коръән аятьләре укыды. Коръәнне Илфар хәзрәт багышлады. Авыз ачканнан соң,  район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин ахшам намазы укыды. Ифтарга килгән халык җәмәгать намазын укыганнан соң, алдан ук билгеләнгән автобусларга утырып, “Актаныш” спорт комплексында район хакимияте ярдәме белән әзерләнгән ифтар мәҗлесенә барды. Андагы 350 кешелек табынны районның “Тургай” кафесы һәм Актаныш рестораны әзерләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International