Бүген район хакимияте бинасында район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә ТР Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Яр Чаллы бүлеге хезмәткәре Петр Пестерев, ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 9нчы санлы районара инспекциясе җитәкчесе Алмаз Сафин, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында якынлашып килүче сайлау кампаниясенә әзерлек, райондашларыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итү сораулары каралды, Салым органы хезмәткәрләре һәм район прокуратурасының еллык эшчәнлегенә анализ ясалды.