Актаныш терлекчеләре 2017 елга нәтиҗә ясадылар

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 17 гыйнвар көнне терлекчелек тармагының эш күрсәткечләре нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмәсе булып узды.

Район терлекчеләре  үткән 2017 ел нәтиҗәләренә анализ ясадылар. Биредә терлек баш санын саклау һәм арттыру, дөрес тукландыру, терлекчелек продукцияләрен җитештерүне үстерү юлларын эзләү һәм кайсы юнәлештә күбрәк эш алып барырга кирәклеге ассызыкланды.

  Киңәшмә эшендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм баш белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл җирлеге башлыклары һәм ветеринария белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International