Кичә Актанышта "Дус сыйныф булу серләре" республикакүләм ата-аналар комитетлары бәйгесе муниципаль этабы узды. Биредә район мәктәпләреннән килгән 27 команда көч сынашты. Сәхнәдә иң тапкыр, иң дус, иң талантлылар билгеләнде. Ата-аналар комитетлары, укучы һәм укытучылар тарафыннан күргәзмә әзерләнде, үз командаларының визит карточкаларын һәм сыйныф тормышы хакында видеоязма тәкъдим иттеләр.
Бәйгенең җиңүчеләре дә билгеле булды. Бәйге җиңүчесе дип Актанышның 2 нче номерлы урта мәктәбе командасы табылды, икенче урында гуманитар гимназия-интернат командасы, ә өченче урында - Актанышның 1 нче номерлы урта мәктәбе командасы.
Муниципаль этап җиңүчеләре Актаныш районы данын республика этабында яклаячак. Уңышлар аларга!