Бүген Актаныш эчке эшләр бүлегендә коллективка яңа башлык тәкъдим ителде. Тантаналы чарада Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов һәм район башлыгы урынбасары Илфак Бариев катнаштылар. Актаныш эчке эшләр бүлеге башлыгы итеп 36 яшьлек, элек Арча районы эчке эшләр бүлеге башлыгы булып эшләгән полиция подполковнигы Хәйретдинов Илшат Илфир улы билгеләнде.