Актаныш муниципаль район башлыгының районның социаль-игътисадый үсеше нәтиҗәләре буенча чыгышы

Хөрмәтле Фәрит Хайруллович!

Хөрмәтле депутатлар!

Хөрмәтле бүгенге утырышта катнашучылар! 

2013нче ел истәлекле тарихи һәм сәяси вакыйгаларга бай ел буларак тарих битләрендә үз урынын алды. Без аны зур хыяллар, алдыбызга зур максатлар куеп каршылаган идек. Җиңелләрдән булмады, әмма без бурычларның зур күпчелеген үтәп чыктык.

Актаныш муниципаль район Советы, аның Башкарма комитеты үзенең төп юнәлешен социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны тотрыклыландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны үстерү бурычларын комплекслы хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкарды.

Социаль-икътисадый үсеш

Слайд 4

Актаныш районы социаль-икътисадый үсеш буенча Татарстан Республикасында 45 район арасында 15нче урында тора.

Слайд 5

Социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләренең берсе булып тулаем территориаль продуктның үсеше тора. 2013нче елда тулаем территориаль продукт 2012нче елның шул чоры белән чагыштырма бәяләрдә 2% ка үсте һәм 6 млрд 793 млн. сум тәшкил итте.

Слайд 6

Тулаем территориаль продукт структурасының төп өлешен авыл хуҗалыгы – 31 процент, төзелеш – 30 процент, файдалы казылмалар чыгару – 26 процент тәшкил итте. Алардан кала 9 процентны эшкәртү сәнәгате биләп тора. Күпләп һәм ваклап сату 1 процент, башка тармаклар 3 процентны биләп тордылар

Индикаторлар үтәлеше

Слайд 7,8,9,10

2013 нче елда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Актаныш муниципаль районы арасында төзелгән килешүгә кул куелган иде.

Муниципаль районнарның эшчәнлеге төрле индикаторлар нигезендә, түбәндәге өлкәләр буенча бәяләнде: халык саны, кече эшмәкәрлекне үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, салым кертү, төрле өлкәләрдә уртача хезмәт хакы, мәгариф сыйфаты, физкультура һәм спорт үстерү дәрәҗәсе, торак төзү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенең торышы, энергетик ресурсларны файдалы куллану, транспорт инфраструктурасының үсеше, муниципаль идарә эшчәнлеге. Безнең районда 23 индикатор үтәлде, 8 үтәлмәде.

Яшәү дәрәҗәсе

Слайд 11

2013нче елда районда уртача хезмәт хакы 18 процентка артты һәм 18161 сум тәшкил итте.

Слайд 12

Җан башына акча керемнәре 10695 сум тәшкил итте һәм алдагы ел белән чагыштырганда 10%ка артты.

Слайд 13

Шул ук вакытта минималь куллану бюджеты 2012нче елга карата 3%ка артты һәм 8573 сум тәшкил итте.

Слайд 14

Район буенча яшәү минимумы 4705 сум тәшкил итте. Ел ахырына яшәү минимумыннан түбән хезмәт хакы түләүче предприятиеләр калмады. Шулай да 30 оешма хезмәт хакын минималь куллану бюджетыннан кимрәк түли.

Слайд 15

Районда 9778 пенсионер яши. 2013нче ел нәтиҗәләре буенча уртача пенсия күләме 8549,21 сум тәшкил итте.

Слайд 16

2014 елнын 1 февраленнән хезмәт пенсияләре 6,5% индексацияләнде. 1 апрельдән хезмәт пенсиялэре 2% , социаль пенсияләр 17,6%, айлык акчалата туләүләр 5% артачак. 1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә кабат исәпләү үткәрү күздә тотыла.

Пенсия һәм социаль туләүләр өчен үз акчаларыбыз белән тәэмин ителеш 20%. Узган ел 286 млн. сум күләмендә иминият кертемнәре жыйналды.

(«УСТ-12»- 8966576, «Набспецстрой» - 4737464, «Комплексстройнаб»- 1915044, «Регионмехстрой» - 916782 , «Стройком Ак» җәмгыятенең 886835 сум бурычы бар (җитәкчеләре: Высоцкий Владимир Радикович, Харисов Илшат Фоатович, Булашов Сергей Николаевич, Высоцкий Радик Валентинович, Сәетов Мирсәлим Мирсәетович)

Пенсия фондына булган 24 млн. бурычның 70% ы шушы оешмаларга туры килә)

Узган елның сонгы коннәрендә РФ Дәүләт Думасы депутатлары 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгэ керәчәк пенсия турындагы законнарны кабул иттелэр. Иминият взносларын түләмәүчеләргә 2014 елда чаралар күреләчәк.

Слайд 17,18

Ана капиталы бала табучы гаиләләр өчен зур стимул булып тора. Аның суммасы артты, хәзер ул 429408 сум тәшкил итә. Элеккечә ук аны торак шартларын яхшырту, баланы укыту һәм әни кешенең пенсия тупламасын арттыру өчен файдаланырга момкин. Социаль ипотекага фатир алучылар өчен ул бик тә файдалы булды. Шулай ук йорт төзү яки булганына янкорма эшләтү өчен файдаландылар. Бу программа агымдагы елда да дэвам итэчэк.

Слайд 19,20

Халыкның яшәү дәрәҗәсен банклардагы акча тупланышы да дәлилли. 2013нче елда халыкның 699 миллион сум акчасы банкларга салынган, һәм ул бер ел эчендә 23%ка арткан. Физик затлар тарафыннан банклардан алынган кредитлар суммасы узган ел белән чагыштырганда 18%ка артыграк, ягъни 529 миллион сум тәшкил итә.

Слайдта күрәсез

Район халкында бүген 9600 җиңел машина (2012нче ел белән чагыштырганда үсеш – 112%) һәм 980 йөк машинасы теркәлгән, (2012нче ел башы белән чагыштырганда үсеш – 115%.)

Слайд 22-23-24

Районыбызның иң зур байлыгы булып аның халкы тора. 2013 нче елның 1 гынварына алынган статистика мәгълүматлары буенча, районда 31596 кеше яши. 2013нче елда районыбызда 309 кеше туды, 491 кеше вафат булды. Районга күчеп килүчеләрнең артуы бәрабәренә халык саны сакланып калды.

Слайд 25,26

Район халкының гомер озынлыгы 2013нче елда: ирләр – уртача – 66 яшь, хатын – кызлар – 80,2, ә 2012нче елда ирләр – 71,1, хатын-кызлар – 76,1 яшь иде. Уртача гомер озынлыгы 72,2 яшь тәшкил итте.

Хезмәт базары

Слайд 27,28

2013нче елда районның хезмәт базарында тотрыклы хәл сакланды. Ел башына 43 эшсез рәсми рәвештә исәптә торган булса, ел азагына 37 эшсез исәптә калды. Эшсезлек күләме 0,27% тәшкил итте, бу республика буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.

Эш бирүчеләр белән тыгыз элемтәдә тору нәтиҗәсендә, 123 кеше даими эшкә урнаштырылды, ел дәвамында 130-180 вакансия сакланды. 10 эшсез җәмәгать эшләренә тартылды, 14 эшсез һөнәр үзләштерде. Шәхси эшчәнлеген башлаучылар программасы аша 9 кеше 1млн 58мең 400 сумлык финанс ярдәме алып, эшмәкәрлеккә керештеләр. Инвалидларны эш белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә оештырылды: ел дәвамында 24 инвалид эшкә урнаштырылды, шуның 20 се махсус җиһазландырылган эш урыннарына.

Бүген эшсезлек мәсьәләсе түгел, кадрлар кытлыгы борчый. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, төзелеш өлкәләрендә. Кадрларны җәлеп итү өчен уңай эш шартлары булдыру, тиешенчә хезмәт хакы түләү кирәк. Шуңа күрә бу мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, чараларны хәзердән үк күрү бурычы тора.

Финанс эшчәнлеге

Слайд 29-40

Халык хуҗалыгында, бигрәк тә социаль өлкәдә, нормаль эшләүнең төп шарты булып районның финанс яктан тәэмин ителеше тора. Күп кенә очракта, акча булмау сәбәпле, кайбер яхшы проектларны һәм программаларны да без тормышка ашыра алмый калабыз. Хезмәт коллективларынын, финанс, салым органнарының килешеп эшләүләре нәтиҗәсендә, 2013 елда барлык төр салымнар, җыемнарны да исәпкә алып, кертемнәр 386,6 миллион сум булды. Шул исәптән, республика бюджетына 109,9 миллион һәм җирле бюджетка 276,7 (Слайд) миллион сум финанс средстволары тупланды. Агымдагы ел башына федераль бюджеттан НДС хисабына 26,5 миллион сумлык кайтарып аласы салым исәпләнә. Ел нәтиҗәләре буенча жирле бюджетта 72 миллион сумлык остэмэ керем барлыкка килде.

(Слайд) 2013 елда җирле бюджетка Ресурс Холдинг компаниясенэ караган җаваплылыгы чикләнгән “Татэнергострой”, «Континент ЛТД» җәмгыятләре керткән салым суммасы 45,6 миллион сумга җитте. Шулай ук “СЗМН”, “МНКТ”, “Сетевая компания” җәмгыятьләре 5-6 миллион салым түләделәр. (Слайд) Шул ук вакытта Актаныш агрегат заводы, ТМСиБ һәм Актаныш ресторан-кунакхәнэ җәмгыятләре отчет чорында салым түләүне күпкә киметтеләр.

(Слайд) Районда физик затларнын керемнәренэ салымнын 20 процентын тәшкил иткән авыл хужалыгы 2013 елда барлыгы(Слайд) 49 млн салым түләп, 2012 елга караганда 14 процент үсеш тәэмин итте. Шул исәптән Әнәк агорофирмасы 9 миллион сум салым түләп 27 процент үсеш бирде, Актаныш агрофирмасы 5 миллион салым түләп 13 процент үсеш, Чишмә 2,5 тапкыр һәм Тан җәмгыятләре 26 процент үсеш тәэмин иттеләр.
(Слайд) Муниципаль милектән файдаланудан кергән сумма 14,5 миллион сум тәшкил итте, шул исәптән Чәчер ябык акционерлык җәмгыятеннән Әтәс һәм Түке җирлекләрендәге җир сатудан жирлекләр бюджетына 5 миллион сумлык остәмә керем барлыкка килде.

(Слайд ) 2013 елда район бюджетында чыгымнар 726 миллион сум булды. Әйтергә кирәк, районда мәгариф, мәдәният, физик тәрбия һәм спорт, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармаклар тулысынча һәм үз вакытында финансланды. Электр энергиясе, газ, җылылык өчен түләүләр тиешле күләмдә башкарылдылар.
Сүз дә юк, 2013 елда безнең бюджет керемнәре начар булмады һәм шуның нәтиҗәсендә планлаштырган чыгымнарны үз вакытында башкарып чыгарга момкинлекләр булды. 2014 елда да шулай булыр дип беркем дә гарантия бирә алмый. Шул сәбәпле, бюджет учреждениеләренең, анда эшләүче һәрбер белгечнен матди-техник, финанс средстволарын максатчан һәм эффектлы тоту иң беренче бурычларның берсе булырга тиеш. Бер ук вакытта, агымдагы ел бюджетын тиешенчә һәм вакытында үтәү очен үзебездән торган кертемнәрне тәэмин итәргә бурычлы без. Моның өчен безнең резервлар бар - ул салым базасын арттыру һәм салым түләүчеләрнең бурычларын максималь киметү.

Сәнәгать һәм эшкәртү тармагы

Слайд 41-53

Районның социаль-икътисадый үсешенә сәнәгать, төзелеш, сәүдә уңай өлеш кертте. Гыйнвар-декабрьдә үз көчебез белән җитештереп сатылган продукт 1 млрд. 408 млн. сумлык булды. Сәнәгатьтә җитештерү индексы 96,7% кына. Аның кимүе, иң беренче чиратта, “ВАМИН Татарстан” филиалы “Актаныш майсызландырылган коры сөт заводы”ның ябылуы белән бәйле.

Сәнәгать оешмалары арасында әйдәп баручы оешмаларны билгеләп үтү кирәктер:

“Актаныш икмәк кабул итү предприятисе”нең сәнәгаттә җитештерү индексы 162% булды. (Алар тарафыннан агымдагы елда 6 мең тонна он (узган ел белән чагыштырганда 39%ка күбрәк), 15 мең 5 тонна катнаш азык (2012нче ел белән чагыштырганда 2,2 тапкыр күбрәк) җитештерелде.

“Актаныш икмәк комбинаты” кулланучылар җәмгыятендә сәнәгаттә җитештерү индексы 112 % булды. (Барлыгы 711тонна ипи һәм икмәк ризыклары (15% ка күбрәк), 88 тонна кондитер ашамлыклары (5%ка күбрәк), 27 тонна токмач (20%ка күбрәк) эшләнеп чыгарылды).

“Актаныш агрегат заводы” ябык акционерлык җәмгыятендә сәнәгаттә җитештерү индексы 87 % тәшкил итте. (Заводта барысы 105 мең данә тормоз колодкалары (13%ка кимрәк), 70 мең кроштейннар (13%ка кимрәк), 33мең данә стяжкалар (15%ка кимрәк) эшләнде)

2013нче елда эшчәнлеген туктаткан “Актаныш майсызландырылган коры сөт заводы” базасында “Касыймовский сөт заводы” эшли башлады. 59 кешегә эш урыны булдырылды.  2013нче елда 10 мең тонна май, 17 мең тонна майсызландырылган коры сөт, 754 мең тонна майсызландырылган сөт, 96 мең тонна каймак эшләп чыгарды

Киләчәктә заводта “Актаныш мае”, “Актаныш сөте” бренды астында продукция җитештерү күздә тотыла.

“Мехотряд” җәмгыяте тарафыннан 2013 нче елда 28 млн. 508 мең сумлык эш эшләнде , 102 % үсеш.

“Актаныш-Хлеб” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятье 116% артырып продукция җитештерде ( 505 тонна ипи, камыр ризыклары, 22 тонна токмач, 14 тонна кондитер продуктлары әзерләп чыгарды). Оешмада киләчәктә ассортиментны арттыру, җитештергән продукцияне чит районнарга чыгару күздә тотыла.

Еллык нәтиҗәләр буенча сәнәгать оешмаларының күбесендә тотрыклылык һәм үсеш кебек унай тенденцияләр күренсә дә, сәнәгать тармагы хәле бүген дә җитдиләрдән санала.  Районның потенциалы зур, шуна күрә булган хезмәт ресурсларыннан, буш торган җитештерү базаларыннан киң файдаланып, алга таба да Актанышта җитештерү, эшкәртү өлкәсен үстерү бурычы тора. Конкурент дәрәжәсе югары продукция җитештерү, алдынгы технологияләрне киң куллану зарур.

Районда иң күп нефть чыгаручы МНКТ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 2013нче елда 100 скважинадан 121 мең тонна нефть табып алды.

“Азнакайнефть” оешмасы узган ел 16 скважинадан 26 мең 832 тонна нефть табып алды. Быел – 2014 нчы елда, скважиналар санын 19га җиткереп, 30 мең тонна нефть чыгарырга планлаштыралар.

Шулай ук ТатРИТЭКнефть оешмасы тарафыннан районыбыз җирлегендәге 3 скважинасыннан 5390 тонна нефть чыгарылган. Шулай итеп, Актаныш районында ел буена 153 мең 222 тонна нефть табып алынды.

Эшмәкәрлек

Слайд 41-61

Икътисад үсешендә кече һәм урта бизнесның да өлеше бик зур. Кече һәм урта бизнес әледән-әле үзгәреп торган мохиткә тизрәк җайлаша һәм халыкның шактый зур өлешен эш белән тәэмин итә, бу агымдагы вәзгыять өчен – бигрәк тә актуаль мәсьәлә. Дөрес, пенсия фондына взносларның артуы ел башында күп кенә шәхси эшмәкәрләрне бизнесын ябырга мәҗбүр итте. Шунысы да аңлашыла, урта сроклы перспективада тотрыклы икътисадый үсеш башлыча реаль секторда кече һәм уртача эшмәкәрлекне үстерү дәрәҗәсенә бәйле.

Хәзерге вакытта бездә 184 кече предприятие һәм 524 шәхси эшмәкәр теркәлгән.

Тулаем территориаль продуктның 19 %ы кече бизнеска туры килә.

Районда кече эшмәкәрлек өлкәсендә 50,1% эшләүчеләр исәпләнә.

Кече эшмәкәрлек структурасының 48% ваклап һәм күпләп сату биләп тора, аннан кала 17% - авыл хуҗалыгында эшләүче оешмалар, 8% - эшкәртү сәнәгате һәм аренда, күчемсез милек һәм башка төр операцияләр белән эшләүчеләр, 7% - транспорт һәм элемтә, 5% - төзелеш оешмалары, 7% - башка төр өлкәләр

Агымдагы елда Республика тарафыннан үткәрелгән «Лизинг – Грант» программасында 11 кече предприятиеләр һәм эшмәкәрләр катнашып, 8 млн. 752 мен сумлык финанс ярдәм алдылар.

Районда авыл халкының активлыгын арттыру һәм шәхси хуҗалыкларны, урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча Аккүз, Богады, Киров, Югары Яхшый, Яңа Әлем, Иске Байсар, Мәсәде, Татар Суыксу авыл җирлекләрендә семинарлар узды.

2014нче елда шулай ук социаль эшмәкәрлек проектларын тормышка ашыру буенча эш алып барылачак. Актаныш районының зур сәнәгать һәм икътисадый үзәкләреннән ерак урнашуы инвесторлар белән эшне күпкә кыенлаштыра. Районда социаль-бизнес проектларны тормышка ашыручы махсус комитет төзелде.

Узган елның ноябрь аенда Татарстан Республикасының социаль өлкәнең инновациялoр үзәге белгечләре белән берлектә үз социаль бизнесын ачырга теләгән эшмәкәрләр һәм актив гражданнар белән укыту оштырылды. Кызыксынган эшмәкәрләр тарафыннан барысы 12 проект тәкъдим ителде, шуның 5 иң перспективаласы сайлап алынды.

1. Укыту-җитешрүче тегү цехы

2. Шәхси балалар бакчасы (30 балага исәпләнгән, 15 бала йөри, 175 кв.м.зданиясе, территориясе 1228 кв.м.)

3. Металл корылмалар ясау цехы

4. Куллану өчен кирәкле полиэтилен товарлар җитештерү

5. Тегү ательсы

Моңа чаклы һәм хәзер дә социаль мәсьәләләр бюджет һәм дәүләт акчалары хисабына хәл ителә. Алга киткән чит илләрдә идарә итү ысуллары ышанычлы шәхси затларга тапшырылган. Менә шундый яңалыкның беренче карлыгачын безнең районда Россия сәүдә-икътисад университетының Казан филиалы тәкъдим итә. “Социаль эшмәкәрлек” проекты “Лукойл” фонды аша финанслана. Аның инвестицион портфеле 5 млн. доллар тәшкил итә. Социаль бизнесны тормышка ашыру киләсе елның төп максатларының берсе булачак.

Эшмәкәрлекнең үсешендә зур әһәмияткә ия булган кредитлау системасына килгәндә, 2013нче елда район эшмәкәрләренә барлыгы 241,7 млн. сумлык 98 кредит бирелде.

Районда 2013нче елда 746 база нигезендә муниципаль производство площадкасы үз эшен дәвам итте. Бүгенге көндә анда 6 резидент урнашкан. Площадкада бүгенге көндә бетоннан кольцолар, пластик тәрәзәләр, керамзит блоклар ясау, агач эшкәртү, мөгезле эре терлек, кош-корт өчен катнаш азык әзерләү буенча эшләр алып барыла. Киләчәктә площадканың мөмкинлекләрен тагын да киңәйтү күздә тотыла.

Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге

Слайд 62-70

Авыл хуҗалыгы районы буларак – авыл хуҗалыгын үстерү безнең өчен иң мөһим бурычларның берсе булып тора.

Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 2013 нче елда 96,7 мең тонна булды, һәр гектардан уртача 21,0 цн. уңыш җыйнап алынды. Бер баш терлеккә 31,0 цн азык берәмлеге нигезендә тупас һәм сусыл азык хәзерләнде. Сөт җитештерү 50,1 мең тонна, 2012 елга карата 101 %, ит җитештерү 5,3 мең тонна, 2012 елга карата 100% тәшкил итте. 

Район хуҗалыклары буенча 100 га авыл хуҗалыгы җиренә

454 ц сөт, 48 ц ит җитештерелде.

(слайд)

2013 нчы елда барлык төр хуҗалык итү оешмалары тарафыннан 2 млрд 78 млн. 724 мең сумлык сату бәясендә продукция җитештерелде. 2012 нче елга карата 104 % тәшкил итә. Җитештерелгән продукциянең 953 млн. 476 мең сумы игенчелек, 1 млрд.125 млн. 248 мең сумы терлекчелек тармагыннан булды.

Продукция сатудан һәм хезмэт күрсәтүдән хуҗалыкларга һәм фермер хуҗалыкларына 1 млрд 553 млн. сум акча керде, шуның эченнән 36 % игенчелек продукциясе (555 млн. Сум), 64 % (998 млн. сум) терлекчелек продукциясе тәшкил итте.

(слайд)

Икътисадның һәрбер тармагы җитештерелгән продукцияне үзвакытында сату һәм табыш алу кебек конкрет максатны күздә тота. Район буенча 1 гектар сөрем җирләренә 17,1 мең сум, бер баш шартлы терлеккэ 35,5 мен сум акча кереме булды.

2013 елда район хужалыклары буенча 1 кешегә уртача хезмәт хакы 13201 сум тәшкил итте, узган елга карата 111 %.

(слайд)

2013 ел да Дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгы оешмаларына 299 млн. сум субсидия бирелде.

Гади хезмәт кешесенә карата мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртмәсәк, киләчәк безнең яклы булмаска мөмкин. 

Шуңа күрә:

- эш шартларын яхшырту;

- хезмәт хакын күтәрү;

- социаль гарантияләрнең реаль үтәлешен тәэмин итәргә кирәк.

Кадрлар мәсьәләсе

максатлар

Крестьян-фермер хуҗалыклары

Авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә һәм халыкның эшчәнлегенә районның фермер хуҗалыклары да зур өлеш кертә.

Ел азагына, статистик мәгълүматлар буенча, Актаныш муниципаль районында 96 крестьян фермер хуҗалыгы теркәлгән. Республика, федераль программаларда катнашып 25 гаилә фермасы төзелде, 7се, “2012-2014нче елларда башлангыч фермерларга ярдәм” программасы буенча. Шулар арасыннан 14 те заманча яңа технологияләргә туры китереп төзелде.

2014 нче ел башына районның крестьян фермер хуҗалыкларында барлыгы 4389 га сөрем җире бар, 1198 баш мөгезле эре терлек, шунын эченнән 451баш савым сыеры, 117 баш ат, 1136 баш сарык һәм кәҗә, 18405 баш кош-корт, 500 баштан артык умарта исәптә тора.

2013 нче ел нәтиҗәләре буенча крестьян фермер хуҗалыкларында барлыгы 24708 цн. икмәк, 21145цн.бәрәнге, 14617 цн (үсеш – 107%) сөт һәм 3943 цн. ит

(1527 ц мөгезле эре терлек ите (үсеш – 120%), 78,9 ц дуңгыз ите, 243 ц сарык ите (үсеш – 109%), 2173 ц кош ите (үсеш – 130%)) җитештерелде.

Крестьян фермер хуҗалыклары җитештереп сатудан кергән керем 2013нче елда 40 миллион 351 мең сум тәшкил итте.

Сонгы ике ел эчендә крестьян-фермер хуҗалыкларына район бюджетыннан 2 млн. 181 мең сум күләмендә субсидияләр бирелде.

(Ралиф Исламхуҗин крестьян-фермер хуҗалыгына 24 башка исәпләнгән сыер торагы төзелешенә 90 мең сум һәм мөгезле эре терлек сатып алуга 1297 мең сум; -Филүс Зиннуров крестьян-фермер хуҗалыгы шәхси предприятиесенә бәрәңге культурасын ясалма сугару өчен магистраль торба алу өчен 500 мең сум; Хазиев Әнискә мөгезле эре терлек сатып алуга 384,3мең сум)

Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары эшкәртү өчен 80 кум.метр агач белән тәэмин ителделәр. Юлларын карау, тигезләү, терлек тораклары алларын тәртипкә китерү буенча безнең тарафтан булышлык күрсәтелде. шәхси эшчәнлекләрен яхшырту мөмкинлекләре арттырылды, дәүләт хисабыннан электр линияләре сузып бирелде. (Фәнил Шаязданов, Рамил Гыйләҗев Илшат Хадиевка)

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре документлар әзеләүдә ярдәм кулы суздылар.

Районның иң зур гаилә фермаларының 2013нче елда эшчәнлеген Сез слайдта күрәсез:

Слайдта күрәсез

Фермер хуҗалыгы

Мал саны

2013нче елда җитештерелгән продукция

сөт, ц

ит, ц

КФХ Шаехов Х.З.

208 баш МЭТ, 12 ат, 190 сарык

2650

350

КФХ Фардиева Х.Г.

17000 баш кош-корт

-

1938

КФХ Андерьянов И.И.

51 баш МЭТ

1318

18

КФХ Исламхузин Р.Р.

45 баш МЭТ

1334

16,36

КФХ Сәйфетдинова И.Т.

48 баш МЭТ, 1 ат, 15 сарык

875

45,15

КФХ Бикмухаметов А.Ш.

246 кәҗә

104

62  

Авыл җирлекләре

Слайд 71-75

Актаныш муниципаль район Советында 52 депутат. 2013 елда муниципаль район Советының 11 утырышы үткәрелеп, анда 49 мәсьәлә каралды. 26 авыл җирлеге Советында 212 депутат булып, 386 утырышта 503 карар кабул ителде. 2013 нче елның 8 сентябрендә 3 бермандатлы округка депутатлар сайланды.

Районда авыл халкының активлыгын арттыру һәм шәхси хуҗалыкларны, урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү, терлекләрнең баш саннарын саклап калу буенча эшчәнлек дәвам итә. Шуңа күрә дә 24 форма җыелышларында һәр җирлектәге терлек баш саннарының үзгәрешенә, продукция җитештерүнең һәм сатуның торышына аерым игътибар бирелә. Әлеге отчетның төп күрсәткечләре булып 100 хуҗалыкка туры килгән сыер саны, 1 хуҗалыкка туры килгән шартлы терлек, 1 сыерга сатылган сөт, сатылган сөттән 1 хуҗалыкка туры килгән табыш, җирлекләрдә шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен бирелә торган кредит күрсәткечләре тора. 2013 елда бу күрсәткечләр буенча беренче урында Чуракай, икенче урында Татар Суыксу, өченче урында Аккүз авыл җирлекләре.

Авыл җирлекләрендә халыкның активлыгын арттыру, аның иминлеген тәэмин итү, мәдәният, спорт, салымнар кертү, торак программасы үтәлеше, табигый үсеш, зияратларның торышы, грантларда, конкурсларда катнашу критерийларыннан чыгып, җиңүчеләр билгеләнде. Еллык нәтиҗәләр буенча беренче урынны Киров, икенче урынны Аккуз, өченче урынны Такталачык авыл җирлекләре яулады.

Яңа Әлем, Иске Байсар, Теләкәй авыл җирлекләре табигый үсеш, 1 кешегә туры килгән салымлы һәм салымсыз табыш, кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр саны, терлек баш саны, торак тапшыру, каты өслекле юлларның озынлыгы, җинаятьләр саны күрсәткечләре буенча мунициапль берәмлекләр Советы аша берәр миллион сум грант оттылар. Әлеге акча авыл җирлекләрен төзекләндерүгә тотылачак.

“РИТЭК” ААҖ үткәргән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашып, Иске Байсар авыл җирлеге мәчет төзелешенә 100 мең, Чуракай җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә монумент бастырыр өчен 100 мең сум, Усы авыл җирлеге һәйкәл төзү өчен 200 мең сум, Яңа Әлем авыл җирлеге экология мәсьәләләрен хәл итү өчен 500 мең сум акча белән бүләкләнделәр.

Татар Суыксу җирлегенә караган Яңа Кормаш авылы “Иң төзек авыл” исеменә лаек булды.

Җирлекләрдә башкарылган эшләр бихисап булса да, проблемалары җитәрлек әле.  Шуларның берсе су мәсьәләсе. 70-80 елларда сузылган су линияләрен төзекләндерү, яңарту авыл җирлеге кулыннан гына килми. “Чиста су” программасына катнашу өчен проект эшләтү бик кыйммәткә төшә. Газлаштыру фонды аша бүленеп бирелә торган 10 млн.сум акча су проблемасын хәл итәргә җитми. Шушы фонд аша финанс ресурслары зуррак күләмдә булган очракта яки җирлектәге нефть чыгаручы оешмалар аша финанс ярдәм күрсәтелгәндә җирлекләрдәге су мәсьәләсен хәл итеп булыр иде.

Авыл жирлеклэрендэ жирлек башлыгынын компетенциясенэ кагылмаган бер генэ тармак та юк. Шуна күрә авыл башлыгын сайлаганда аларның белеменә, үз-үзенә һәм кешеләргә карата монәсәбәтенә игътибар бирергә кирәк.

Җирлекләр үзләренең салымнары хисабына яшәргә тиешләр. Моның өчен салым базасын ныгыту, өстәмә керемнәр эзләү дә алар ихтыярында. Авылларда хуҗасы билгеле булмаган җирләр, варислык рәсмиләштерелмәгән мөлкәт байтак. Алар – тиешенчә кулланылмаган финанс мөмкинлекләре. Бу мәсьәлә - халык белән берлектә, озакка сузмыйча хәл ителергә тиешле бурычларның берсе.

Инвестицион проектлар

Слайд 76-79

Соңгы елларда районда инвестицияләр җәлеп итү буенча актив эш башкарылды.

Башка регионнардан, илләрдән инвесторларны җәлеп итү максатыннан районның инвесстицион проектлары төрле специальләштерелгән Интернет-площадкаларда урнаштырылды.

Хәзерге көндә инвестицион проектларның берсе булган Агрофирма “Әнәк” җәмгыятендә ресурс саклаучы технологияләр базасында кош-корт комплексы.

«Челны Бройлер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең “Әнәк” кош үстерү комплексының беренче мәйданы 2013нче елның 24нче июнендә эксплуатацияләнә башлады.

Икенче җитештерү мәйданы 2013нче елның 16 октябрендә сафка басты.

Кош үстерү җиһазлары комплекска Хартманн Германия фирмасыннан алынган.  Җиһазларда микроклимат, ашату, эчертү процессы автоматик рәвешкә көйләнгән.

1. Нур Баян

2. Туризмны үстерү.

Төзелеш

Слайд 80-87

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармакларындагы эшнең торышына анализ ясаганда, 2013нче елда бу өлкәләрдә җитди генә мәсьәләләр уңай якка хәл ителеп күпмедер эш башкарылды. Капиталь төзелеш, ремонт, коммуналь корылмалар, йортлар салу, юллар төзелешен һәм капиталь ремонт үткәрү эшләре дәвам иттерелде.

Отчет чорында төзелеш буенча подряд оешмалары 1 444,720 млн. сумлык капитал салым үзләштерде.

(Зур суммалы капитал салымнар узләштеруче оешмалардан: “ТМСиБ” ҖЧҖ – 434,478 млн., “Татавтадор”ның Минзәлә филиалы ААҖ – 210, 454 млн., “Фортэкс” ҖЧҖ – 151,0 млн., “ПСК Казань” ҖЧҖ – 150,0 млн., НКЭС ҖЧҖ – 77,018 млн., "Актаныш Юллары" ҖЧҖ – 53, 105 млн., “ПМК-4” ҖЧҖ – 49,972 млн., сумлык эш башкардылар)

2013 елга 16 500 кв. м. күләмендә куелган торак төзү планы 100,6%ка үтәлде (16600 кв.м торак мәйданы файдалануга тапшырылды).

Авылга кредит бирү программасы буенча узган ел 46 гаилә 22,65 млн. сум акча алды. АПК программасы буенча да 26 гаиләгә 18,374 млн. сум акча кайтты.

4 күпфатирлы йортта 9 млн. сумлык комплекслы капиталь ремонт ясалды.

Күпфатирлы йортларны төзекләндерү программасы буенча 2008 елдан алып 2012 елга тикле 39 йорт төзекләндерелде.

“Мәктәпләргә капиталь ремонт 2012-2014” программасы нигезендә Мари Суксу һәм Актанышның 2нче санлы мәктәбенә 36,5 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылды. Шулай ук жылытылган бәдрәфләр программасы буенча 13 мәктәптә - 12,44 млн. сумлык ремонт эшләре эшләнде.

Сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү Программасы буенча районда 8 ФАПка ремонт ясалды. Такталачык авылындагы дәвалау амбулаториясендә ремонт эшләре тәмамланды. Шулай ук әлеге Программа кысаларында Югары Яхшый һәм Шәрип авылында модульле ФАП эксплуатациягә тапшырылды.

2013 елда Усы һәм Күҗәкә авылларында жәмәгать үзәкләре файдалануга тапшырылды (Гомуми бәясе 15 млн. сум һәм 10 млн сум). “Бердәм Россия” партиясынын “Физкультура-сәламәтләндерү комплексларын төзү” программасы буенча Актанышта Универсал-спорт комплексы ачылды.

Полиция участок вәкилләренә торак төзү программасы буенча Иске Сәфәр һәм Иске Байсар авылларында участок полиция хезмәткәрләренә эш урыны белән бергә ике йорт салып бирелде. (Гомуми бәясе 4,1 млн. сум.)

2013елда районда 11,1 км. озынлыкта газ үткәргечләр сузылды,

264 млн. сумлык юллар төзү эше башкарылды.

Әйләнә-тирә мохитне саклау

ПМК 6” ҖЧҖ оешмасы тарафыннан Иске Кадермәт,, Югары Яхшый сусаклау корылмаларына капиталь ремонт үткәрелде. “ПСО Казань” оешмасы “Әргәнеш”не сазлыкланудан коткару очен 150 млн. сумлык дамба буйлап дренаж системасы эшләде. “Актаныш инженерлык челтэре” ҖЧҖ биологик чистарту корылмаларын төзүне давам иттерде, һәм бу объектны 2014 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла. 

2014 елда төзелеш өлкәсендә торган бурычлар

Район Республикада булган 26 программаның 18 сендә катнаша (2013 елда 16 программада катнаштык).

Слайд таблица на 2014 г.

Социаль ипотека программасы буенча 57 бистәдә 22 шәхси йортны һәм Актанышның Ленин проспекты 16 А йортны төзеп бетерү, соңгысыннан 4 фатирны ятим балаларга найм буенча бирү. Район үзәгендә 185-ФЗ Федераль Закон нигезендә куп фатирлы 3 йортка Механизаторлар урамы 9, Тынычлык проспекты 22, Ленин проспекты 79 А капиталь ремонт үткәрү. Җимерек йортлар программасы нигезендә Иске Сәфәр, Иске Богады, Киров авылларында йортлар төзү.

Авылларга су керту программасы буенча Теләкәй һәм Яна Элем авылларында су кертү эшләрен дәвам иттерү.

Мәктәпләрне ремонтлау программасы буенча Күҗәкә, Тат. Суксы, Богады, Меңнәр мәктәпләренә капиталь ремонт ясау.

Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм ремонтлау программасы буенча Чат һәм Чалманарат авылларында 2 фельдшер-акушерлык пункты төзү һәм Актаныш, Әжәкүл, Шәбез, Бурсык, Бүләк, Карт, Адай, Кыркаентүбә, Солтангол, Иске Әлем, Актанышбаш, Олыимән авылларында 11 фельдшер-акушерлык пунктларына ремонт ясау.

Авыл клублары төзү программасы буенча Түке авылында 200 урынлык клуб төзеп файдалануга тапшыру.

Уңайлы мохит” программасы буенча узәк хастаханәдә һәм Пучы картлар йортында момкинлеге чикләнгән кешеләргә унайлы шартлар тудыру.

Мәктәпкәчә балаларга яна урыннар булдыру программасы буенча Актанышта 140 урынлы балалар бакчасы төзеп бетерү.

Ветеринар хезмәтләргә биналар төзү һәм ремонтлау программасы буенча Иске Байсар авылында бина төзү, Актаныштагы ветеринария хезмәте бинасына ремонт үткәрү.

Спорт мәйданчыклары төзү программасы буенча Актаныш, Пучы, Киров Татар Суыксы авылларында спорт мәйданчыкларын төзеп бетерү. Үзәк стадионга реконструкция ясау.

Энергоресурсларны саклау программасы буенча Аккуз, Әтәс, Яна Әлем, Адай, Иске Богады, Иске Кормаш, Иске Сәфәр, Тат.ямалы, Түке, Кәзкәй авылы клубларында 2,895 млн. сумлык эш башкару.

Урам утларын тергезү программасы буенча Актаныш, Түке, Зөбәер, Тат.Суксы авылларында 5,0 млн. сумлык эш башкару.

Юллар төзу программасы буенча Иске Балтач авылында Шәбез елгасы аркылы күперне төзеп бетерү. Иске Кормаш-Иске Балтач авыллары арасындагы юлларны асфальтлау. Түке-Татар Ямалы юлында 3,4 км юлга икенче кат асфальт түшәү. Бурсык авылына керү юлына 2,97 км озынлыктагы юлга икенче кат асфальт түшәү. Актаныш–Пучы–Бүләк–Түбән Гәрәй юлына 1 км озынлыкта щебенкалы юл ясау. Иске Кормаш-Шабезбаш-Кыркаентүбә авылы юлына 0,6 км озынлыкта щебенкалы юл ясау. Актаныш-Пучы юлының Зөбәер тавына 19,87 млн. сумлык ремонт эшләре эшләү. Чалманарат авылындагы КФХ Әмиров Г.А. нын гаилә фермасына 0,32 км озынлыкта бетон юл салу.

Район юлларын төзү муниципаль программасы буенча Актаныш, Шәрип, Иске Байсар, авылларында 6,12 км озынлыкта юл төзү – болар алда торган бурычларыбыз булып тора.

Хөрмәтле депутатлар!

Хәзер социаль сәясәтнең юнәлешләренә тукталып китәсем килә. Бу иң “сизгер” даирәдә халыкның тормыш сыйфатын даими яхшырту, һәрвакыттагыча, төп бурыч булып кала.

Мәгариф

Слайд

2013-2014 нче уку елы “Мәгариф турындагы яңа закон” белән башланып китте.

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы 273 нче Федераль закон нигезендә Татарстан республикасы үз законын кабул итте. Ул Федераль закон канунны кабатламый һәм анда җөмһүриятебезнең милли, этно-мәдәни үзенчәлекләре исәпкә алынган.

Республика мәктәпләренең сыйфатын билгеләүче рейтинг булдырылды. Белем бирү оешмаларында урыннар 5 күрсәткечкә нигезләнеп чыгарылды: математика, рус теленнән ТДИ (төп дәүләт имтиханы), аттестат ала алмаган, 80 балл һәм аннан да югары балл җыйган укучылар саны, Бөтенрәсәй фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны.

Рейтингта районыбызның Татар Суксу урта мәктәбе 14 һәм аннан да кимрәк чыгарылыш укучылары булган 100 мәктәп исемлегенә кертелде.

Нәтиҗәләрне анализлап, искәртеп үтәсем килә: без бүген укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белем бирергә, сәләтле укучылар белән беррәттән фәннәрне йомшак үзләштерүче укучылар белән дә максатчан эш системасын булдырырга тиешбез.

Актаныш муниципаль районы «Милли мәгариф үсеше өчен” номинациясендә мактаулы икенче урынга лаек дип бәяләнде. Әлеге номинациядә туган телдә белем алучы татар милләтендәге балалар саны, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләр саны, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда татар теленнән имтиханны тестлар ярдәмендә яңа формада тапшыручылар, татар телен коммуникатив технологияләр ярдәмендә үзләштерүче рус телле балалар саны исәпкә алынды.

Актаныш муниципаль районында «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты”, Кадет интернат мәктәбе, 9 гомуми урта белем бирү мәктәбе, 20 гомуми төп белем бирү мәктәбе, 21 башлангыч мәктәп, 4 өстәмә белем бирү оешмасы, 42 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, Актаныш технология техникумы һәм Такталачык махсус (коррекция) гомуми белем бирү интернат мәктәбе эшли. Аларда 4951 укучы бала белем ала.

Мәктәпкәчә белем бирү

Слайд 94-96

Быел Татарстанның 2 меңләп балалар бакчасында сабыйларның татар һәм рус телләрен ничек өйрәнүләре ачыкланды. Егермесе, шул исәптән Актанышның 6нчы санлы катнаш төрдәге балалар бакчасы да, республика тарихында беренче тапкыр, берәр миллион сумлык Грантка лаек булды.

Балаларны бакчага яздыру “электрон чират” буенча алып барыла, бүгенге көндә 500 бала чиратта тора, шуларның 440е -район үзәгендә, 66 сы-авылларда.

(Бүгенгесе көндә 3 яшьтән зуррак балалар бакчасына чиратта торучы балалар саны 87, шунын эченнән 75 бала район үзәгендәге балалар бакчасына чиратта торалар) 

Татарстан Президенты Р.Н.Миннеханов 2016 нчы елга 3-7 яшьтәге балаларны тулысынча мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә урын белән тәэмин иту бурычы куйды.

Шул максатны күздә тотып, Актанышның 12 нче бистәсендә 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы киләсе уку елында сафка басачак. 

Гомуми белем бирү

Слайд 97-99

Мәгарифне үстерү стратегиясенең төп максаты - белем сыйфатын яхшырту. Бугенге көндә белем сыйфаты ТДИ (төп дәүләт имтиханы) нәтиҗәләре белән бәяләнә. 2013 нче елда урта мәктәпне 196 укучы тәмамлады. ТДИ сынауларын уңышлы үтеп, 191(97,44%) укучы урта белем турында аттестатка ия булдылар.

Безнең укучылар республика фән бәйгеләрендә 13 призлы урын алдылар. Алдагы еллар белән чагыштыру слайдта чагыла.

53 мәктәп, 42 балалар бакчасы, балалар ижат узәге “Электрон мәгариф” республика мәгълумат системасында эшли. Районыбыз мәктәпләре тулысынча электрон журналларга күчте.

“Үз мәктәбеңә булыш” республикакүләм акциясендә якташларыбыз мәктәпләргә 6 млн 786 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтте.

“Яңа уку елына әзерлек” буенча республикакүләм бәйгедә коррекцион белем бирү оешмалары арасында Такталачык коррекция мәктәбе республика буенча призлы урынга чыгып, 400 мең сумлык грантка ия булды; “Капиталь ремонт ясалган мәктәпләр” арасында Мари Суксу урта гомуми белем бирү мәктәбе җиңүче булды һәм 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Милли мәгариф

Слайд 100

РФ Президенты тарафыннан имзаланган “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законда безнең өчен иң әһәмиятлесе: төбәкләрдә туган телне укыту өстенлек алды.

Халкыбызның милли-мәдәни мирасына, гореф-гадәтләренә нигезләнеп,укучыларда милли үзаң тәрбияләү, татар халкын дөньяга танытырлык,гаилә кыйммәтләренә,ижади логик фикерләүнең югары дәрәҗәсенә ия булган зыялы,сәләтле, сәламәт шәхес тәрбияләү – безнең районыбызның алга куйган максаты. Бу максатны тормышка ашыруда Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының өлеше зур.

Гуманитар гимназия-интернат каршында оешттырылган “Бүләк” җәйге ял лагерь сменаларында Гарәп Әмирлекләреннән, Казахстаннан, Оренбург өлкәләреннән килгән укучы балалар да ял итте. Чит төбәкләрдән килгән укучылар Актанышыбызның милли гореф-гадәтләрен, табигатен, туган телен үз итеп, яңа уку елыннан укуларын Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында дәвам итәләр.

Тәрбия бирү

Слайд 101-103

Дәрестән тыш чаралар сәләтләрне ачуда һәм үстерудә мөһим роль уйный. Дәрестән сон мәктәп” республикакүләм проект бугенге көн таләпләренә җавап бирерлек дәрестән тыш чаралар оештыруга юнәлтелгән. Узган уку елында район мәктәпләренең 66% уз проектлары белән катнаштылар. Актанышнын 2 нче санлы урта мәктәбенең, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянен техник ижатка багышланган проектлары җиңеп чыгып, Грантка ия булдылар.

“Дәрестән соң мәктәп” республикакүләм бәйгедә Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү оешмасы җиңеп, грантка ия булды. Бүгенге көндә ул техник модельләштерү мәйданчыгы булып оешты. Монда балалар техник иҗатның автомодельләштерү, авиамодельләштерү, ракетомодельләштерү, судомодельләштерү төрләрен үзләштерә.

Профессиональ белем бирү

Слайд 104-109

Татарстанда барлык башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары ТР мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчте. Районда Актаныш технология техникумы 2013 нче елның 22 маенда 80 нче һөнәри лицей базасында ачылды, Татарстан Республикасының сәүдә, сервис, халыкка хезмәт күрсәтү сферасына караган фәнни – белем кластерына керде. Кластер кысаларында Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Казан институты белән килешү төзелде.

Белем бирү программаларын тормышка ашыруда челтәрле укыту формасын куллану турындагы Федераль законга нигезләнеп, 2013 нче елның 20 августында ике укыту оешмасы: Актаныш технология техникумы һәм аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Аның нигезендә, гомуми урта белем бирү өлеше мәктәптә бирелә башлады.

2013 - 2014 нче уку елында төрле юнәлешләр буенча 249, шул исәптән 89 укучы урта һөнәри белем программалары буенча укый.

Алда хәл итәсе проблемалар да бар. Шуларның иң мөһиме:

- техникум бинасына капиталь ремонт үткәрү,

- заманча техника,

- яңа программаларга нигезләнгән һөнәргә өйрәтү кабинетларын җиһазлау

- хуҗалык җитәкчеләренең үз хуҗалыкларына кирәкле белгечләрне техникум белән килешү төзеп әзерләүне оештыруны практикага кертергә 

Урта һөнәри белем бирүче Актаныш технология техникумы 2013 елның 22 маенда 80 нче һөнәри лицей базасында ачылды. Агросәнәгать комплексына кадрлар әзерләүче әлеге уку йорты Татарстан Республикасының сәүдә, сервис, халыкка хезмәт күрсәтү сферасына караган фәнни-белем кластерына керде. Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Казан институты белән килешү төзелде. Техникум укытуны фәнни нигездә алып баруда кластерның ярдәменә таяна.

Технология техникумында укучылар, авыл хуҗалыгы районы буларак, иң беренче чиратта, үзебезнең җирлек өчен кирәкле һөнәр алырга тиешләр. Моның өчен өч яклы килешү төзү мөһим: укучы – техникум – авыл хуҗалыгы оешмасы. Бу килешү нигезендә, авыл хуҗалыгы оешмасы финанс ярдәме күрсәтергә, ә техникум заманча технологияләргә нигезләнеп эшли белүче, күпкырлы һөнәр ияләре тәрбияләп чыгарырга тиеш була.

Белем бирү программаларын тормышка ашыруда челтәрле укыту формасын куллану турындагы законга нигезләнеп,2013 нче елның 20 августында ике укыту учреждениесе: Актаныш технология техникумы һәм аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле II урта гомуми белем бирү мәктәбе арасында килешү төзелде. Аның нигезендә, 1 курс укучылары урта һөнәри белем бирү программасының гомуми урта белем бирү өлешен мәктәптә ала.

2013 нче елда техникумны 421 укучы тәмамлады, шуның 68е - тракторчы – машинист, 49ы - повар – кондитер, 30ы - эретеп ябыштыручы , 10ысы - тегүче, 28е – умартачы. Түләүле төркемнәрдә 236 укучы төрле категориядәге машина йөртү хокукы алды, шул исәптән 13 укучы хәрби хәзерлек курслары үтте.

2013-2014 нче уку елында бюджет төркемнәрендә 280 укучы авыл хуҗалыгын механикалаштыру, авыл хуҗалыгын электрлаштыру, гомуми туклану предприятиеләре технологы, бухгалтер, тракторчы – машинист, повар- кондитер, тегүче, кондитер һөнәрләрен үзләштерә.

Сәламәтлек саклау өлкәсе

Слайд

 Соңгы елларда халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өчен күпкенә эшләнде. 

Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә модернизацияләү программасы кысаларында системалы эш алын барылды. 

1. Элекеге участок хастаханәләре ВОП үзәкләре һәм хуҗасы исәбенә эшләүче профилакторийләр итеп сакланып калынды һәм беренче медицина-профилаклика ярдәме күрсәтүне камилләштерү программасы кысаларында яңартылып, сафка баскан Такталачык табиблык үзәгендә, шулай ук Тат. Суыксуда яңа ачылган “Зифа” профилакториесендә, Пучыдагы, Иске Байсардагы шифаханәләрдә авыл хезмәтчәннәренең сәламәтлеген ныгыту өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылды.

2. Үзәк хастаханә, ВОП биналарына ремонт эшләре башкарылып чыгылды. Балалар отделениясенә, сөт кухнясына 2014 елда ремонт ясап чыгарбыз дип планнаштырабыз.

3. Медицина ярдәм күрсәтүне камилләштерү остендә эш дәвам итә. 19 апрельдәп башлап эндоскопик ысул белән операция ясала башлады. Берничә ел элек күзгә катарактага ясала башлаган операция эшчәнлеген дәвам итте 150операция ясалды, димәк 150 кешебез читкә чыгып ярдәм юллап йөрмәде. 

2014 елга медицина хезмәткәрләре алдында торган бурычларның иң әһәмиятлесе – халыкның сәламәтлеген кайгырту, яңа диагностик җиһазлардан нәтиҗәле файдаланып, авыруны башлангыч чорында ук дәвалау. Халкының диспансеризациясен планлы рәвештә дәвам итү;

Улем очракларын, бигрәк тә эш яшендәгеләрнең үлем очракларын кимету буенча профилактик эшчәнлекне арттыру да мөһим шартларның берсе булып тора.

Опека һәм попечительлек

Слайд 119-123

Районда гаиләләрдә тәрбияләнүче ятим һәм караучысыз калган балалар саны 5929 опекун - 35, 11 сыендыручы гаилә –24 бала тәрбияли, 39 гаиләдә уллыкка һәм кызлыкка алынган 47 бала тәрбияләнә. Гаиләләрдә тәрбияләнүче 52 ятим һәм караучысыз калган бала пособие ала, караучысын югалткан 20 балага пенсия түләнә.

Гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар

Ел башыннан караучысыз калган бала ачыкланып, 4 баланың әти- әнисе ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителде, 4 баланың әнисенең аналык хокукы чикләнде. Бу балалар гаиләләргә урнаштырылды. Ел дәвамында 6 гаилә караучысыз калган 8 баланы үз гаиләләренә тәрбиягә алды.

Уллыкка һәм кызлыкка бала алырга теләүче 6 гаилә 2013 ел эчендә исәпкә басты, 5 гаилә уллыкка-кызлыкка 6 бала алды,3 гаилә уллыкка һәм кызлыкка бала алырга исәптә тора. Тәрбиягә бала алырга теләүче 1 гаилә сыендыручы гаилә булып исәптә тора.

6 ата-ана 10 балага карата суд тарафыннан ата-ана хокукыннан мәхрүм ителде. Яшәү шартларын уңай якка үзгәрткән 2 әни аналык хокукын кире кайтарып, 5 бала үз әниләре янына яшәргә кайтарылды. 2014 елга яшәү шартларын уңай якка үзгәрткән 3 әти-әнинең ата-ана хокукын кире кайтару өстендә эш алып барыла. Яшәү өчен тораклары булмаган 14 ятим һәм караучысыз калган бала торак алу өчен льготалы чиратта тора, 6-18 яше тулган һәм 18 яшьтән югары ятим һәм караучысыз калган граҗданнар торак урыны алу өчен исәпкә куелган. 2013 елда ике 18 яшьтән югары ятим һәм караучысыз калган граҗдан торак урыны белән тәэмин ителде.

18 яшьтән югары, ятим һәм караучысыз калган 4 граҗдан 2014 елда торак белән тәэмин ителәчәк.

Максат: 2014 елга ятим һәм караучысыз калган балаларны булдырмау, балаларны үз әти-әниләре тәрбиясендә яшәтү максатыннан социаль риск группасы гаиләләре белән эш алып бару. Ел буена ачыкланган ятим һәм караучысыз калган балаларны тулысынча гаиләләргә урнаштырып бетерү. Гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның яшәү шартларын даими тикшереп тору, контрольдә тоту планлаштырыла. Уллыкка, кызлыкка бала алырга теләүче гаиләләр санын арттыру, сыендыручы гаиләләр әзерләү.

Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре буенча эшчәнлек

Слайд 124-133

2014нче елның 1нче январенә Актаныш районының җир мәйданы 203400 га тәшкил итә, категориялар буенча:

- авыл хуҗалыгы билгеләмәсендә булган җирләр – 143270 га – 70%;

- авыл җирлекләре җирләре – 5805 га – 2,85%;

- промышленность җирләре – 895 га – 0,43%;

- урман фонды – 19528 га – 9,6%;

- су фонды – 33902 га – 16,66%. 

207 күп балалы гайләгә җир бирелде. Шуларның 139 участогы йорт салу өчен, 66 участогы шәхси хуҗалык өчен һәм 2 участок бакчачылык өчен. 

Хосусыйлаштыру башланганнан бирле гражданнар милкенә 1959 фатир һәм торак йорт күчерелде. 2013 нче елда барлыгы 1165,78 кв.м. мәйданлы 25 фатир һәм торак йорт хосусыйлаштырылды.

31 түләүсез куллану килешүе нигезендә кулланышка тапшырылган күчемсез милек мәйданы 2907,8 кв.м. тәшкил итте.

Спорт

Слайд

2013 елда спорт өлкәсендә ике учреждения халыкка хезмәт куйды: «Иман» спорт комплексында урнашкан балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе, «Лачын» боз спорт сарае базасында урнашкан спорт мәктәпләре. (Лачын» боз спорт сарае 359 бала шогелләнә, Иманда 329 бала,барлыгы район буенча Балалар һэм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә барлыгы 688 бала төрле спорт тугәрәкләрендә шөгыльләнә)

Ел дәверендә физик культура һәм спорт белән даими рәвеш 34,12 % ( 10782) кеше шөгелләнде (слайд ). Ел дәвамында спорт мәктәпләрендә барлыгы 209 укучы масса күләм спорт разрядлары нормативларын үтәде, чаңгы спорты буенча Вакилова Айгөл Рәссәйнең спорт остасына кандидат нормасын үтәп күкрәк билгесенә лаек булды (слайд 2), Милли көрәш спорты буенча Сираев Раильгә Татарстан Республикасының спорт остасы исеме бирелде (слайд № 23), Анваров Ильфир шул ук спорт төрендә Татарстан Республикасының атказанган тренеры мактаулы исемгә ия булды (слайд). Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, мәгәриф һәм фән министрлыгы ел дәвамында үткерелгэнТатарстан Республикасы укучылар спартакиадасы нәтиҗәләрендә икенче сезон кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча районнар арасында өченче урынга ия булды (слайд).Ике елга бер була торган Татарстан Республикасының «Авыл яшьләре» уеннары сентябрь аенда күрше Минзәлә шәһәрендэ үтте, Олимпия уеннарына тиң булган авыл уеннарында безнең район жыелма командасы тарихта беренче тапкыр призлы урынга чыкты (2 урын). 2013 елда «Лачын» хоккей командасы Рәссәй Беренчелеге уеннарыда үзенең көчен сынады, агымдагы ел сезонында беренче урында бара.

Районда масса күләм физкультура һәм спортны үстерүдә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән 2015 елга кадәр программа тозелде, ботен Рәссәй массакүләм йогеручеләр һәм чангычылар көне уңаеннан «Милләтләр кроссы» (Кросс нации), «Татарстан чаңгы юллары» (лыжня Татарстана), елдан ел көчәйгән хезмәткәрләр спартакиадасы кызыграк һәм зур күрсәткечләр белән үтә. Район халкына физик культура һәм спорт белән даими шөгелләнү очен барлык мөмкинлекләрдә тудырылган, җиде авыл җирлекләрендә хоккей шугалаклары корылган, яктыртылган чаңгы трассасы белән чаңгы базасы, «Лачын» боз спорт сарае (слайд № 29), бассейн спорт корылмалары хезмәт күрсәтә, декабрь аенда «Бердәм Рәссәй» партиясе программасы нигезендә «Актаныш» спорт комплексы куллануга тапшырылды.

2014 нче елда югары квалификация тренерлар кайтарту, физкультура, спорт белән шөгелләнүчеләр санын артыру, Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Воронеж шәһәренә узасы Бөтенрәссәй авыл җәйге спорт уеннарында җиңү яулау, массакүләм спорт разрядлы балалар санын арттыру максат итеп куела.

Мәдәният

Слайд

2013 елда “Йолдызлык-Созвездие” фестиваленең зона бәйгесе, Марий культурасының “Семык “ республика фестивале районыбыз җирлегендә үтте. Пермь өлкәсенең Бардада уздырылган Бөтендөнья авыл Сабантуенда катнаштык. ”Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чит төбәкләргә, Төркиягә гастрольләр белән чыкты.

Районда 113 мәдәният учагы эшли.

2013 елда 3 драма коллективына халык исеме бирелде. Шулай итеп халык исемен йөртүче иҗат коллективларының саны 13 кә җитте.

Чуракай ЖҮС белән берлектә, Чуракай китапханәсе белгечләре 2 грант отты. Шулай ук ТР Мәдәният министрлыгы уткәргән “Иң яхшы мәдәният учагы”, “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” бәйгесендә Киров, Иске Кормаш мәдәният йортлары акчалата буләкләнделәр.

"Яшълек'' милли-мәдәни үзәгендә күп төрле чаралар, иҗат, сәнгать фестивальләре, шигырь кичәләре, иҗади очрашулар уздырыла.

Актаныш сәнгать мәктәбе базасында Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятенең Актаныш филиалы ачылды.

Сәнгать мәктәбенен 11 булеге 701 балага (Пучы, Киров, И.Сәфәр,Такталачык, Яңа Әлем, Иске Богады, Яңа Кормаш, Тат.Суксу, М. Суксу, Чуракай, Аккуз) музыка, бию, рәсем юнәлешендә өстәмә белем бирә.

Барлыгы 38 китапханә бар. Район буенча китап фонды 391164 данә тәшкил итә. Мәдәният министрлыгы райондагы барлык китапханәләрне дә компьютер - принтерлар белән тәэмин итте.

ТР Президнты Указы нигезендә, 2014ел - Мәдәният елы дип игълан ителде. 2015-2020 елларга район мәдәниятенең максатчан үсеш программасын булдыру, үзешчән, профессиональ коллективларның эшчәнлеген көчәйтү, яңа программалар өстендә эшләү, алда торган Бөек Җинүнең 70 еллыгын үткәрүгә хәзерлек эшләрен алып бару бурычы алда тора. Быел Әлфия Афзалова исемендәге төбәкара җыр фестивален җәй көне сабантуй урынында уздыру ниятләнә. Яз айларында районыбыз үзешчәннәре белән ике елга бер була торган иҗат концертын күрсәтеп, Казан тамашачысы каршында сынау тотарга җыенабыз.

Шулай ук район халкының күп катламын мәдәнияткә, сәхнәгә күбрәк тарту , иҗатка, сәнгатькә булган потенциалын ныграк ачу максатыннан, жирлекләрдәге мәдәният учакларының , үзәктәге муниципаль , дәүләт учреждениеләренең ( Туган як музее , “Агыйдел” жыр һәм бию ансамбле, балалар сәнгать мәктәбе, Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятенең филиалы), шулай ук талантлы балалар белән эшләүгә йөз тоткан гуманитар гимназия, балалалар иҗат үзәге, “Сәләт” лагеренең мөмкинлекләрен тулы файдаланып, районыбызга гына хас булган мәдәни мирасны ,традицияләрне югалтмыйча - гармунчыларның Кирам Сатиев ис. , Фәрит Хәбибуллин ис., нәфис сүз осталарының Мәгыйс Әһлетдинов ис., биючеләрнең Азат Закиров исемендәге бәйгеләрен, яшь каләм тибрәтүчеләрнең Гамил Авзал ис. иҗат фестивальләре белэн беррәттән, яңа мәдәни формалар белән баетып , Мәдәният елын , киләчәккә районыбыз мәдәниятенең яңа үсеш ноктасы итеп билгеләп, уз югарылыгында ,зур оешканлык белән уздыру планлаштырыла.

Мәгълүматлаштыру

Мәгълүматлаштыруны камилләштерү максатыннан, районда 185 төрле электрон хезмәт күрсәтелә, коммуналь хезмәтләрнең 19,4% электрон рәвештә түләнде.

Телефон челтәрен тагын да яхшырту буенча 166 кешегә телефон, 761 кешегә зур тизлектәге интернет, 780 кешегә IP-телевидение тоташтырылды.

87 авылнын 6 сында, теләүчеләр булмау сәбәпле, интернет хезмәте кулланылмый (Яна Кадермәт, Чынык, Уръяды, Тубән Карач, Каенлык, Тумерҗә).

Яна Кормаш, Иске Айман, Әҗәкүл, Ирмәш авылларына ВОЛС МСС кабеле сузылды, интернет һәм IP-телевидение күрсәтә башлады. Район үзәгендә телефон челтәренең 95% җир астына күчерелде.

Актанышта дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күп функцияле үзәк оешты. Аның төп максаты - сыйфатлы һәм бушлай хезмәт күрсәтеп, халыкка уңайлылык тудыру. Күпфункцияле үзәк эшчәнлеген камилләштерү дәвам итә.

Авыл җирлекләрендәге халыкны борчый торган мөһим мәсьәләләрне, җитешсезлекләрне ачыклап, аларга газета аша җавап бирү максатыннан, «Актаныш таңнары» газетасында «Сорагыз, җавап бирәбез” дигән рубрика ачылды.

Мәгълүматлаштыру өлкәсендә 2014нче елга планнар:

“Народный контроль” системасында теркәлгән гаризаларны үтәүне 100%ка җиткерү, “Народный контроль” системасын халык арасында популярлаштыру, “Народная экспертиза” һәм “Открытая информация” системаларын халыкка өйрәтү,

11 кәрәзле элемтә станциясе төзү, 4G стандартлы кәрәзле элемтә челтәрен Актаныш районында булдыру,

80% DVB-Т2 стандартлы цифрлы телевидениягә күчү,

Актаныш районы сайтларын караучылар санын арттыру.

Хокук саклау

Слайд

2013 елнын ноябрь аенда Россия ЭЭМнын Актаныш районы буенча бүлегенен яна бинасы сафка бастырылып эшли башлады. Бу бина куркынычсызлык ягыннан техник яктан тиешле таләпләргә туры китереп жиһазландырылган. Эчке эшлэр бүлеге хезмәткәрләренә нәтиҗәле эш өчен барлык унайлыклар тудырылды. Шул ук вакытта бу халыкка тагын да яхшырак дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Кеше хокукларын яклау буенча да момкинлекләр тагын да артты – барлык таләпләргә жавап биргән вакытлыча тоткарлау изоляторы һәм административ хокук бозган өчен тоткарланганнар өчен махсус приемник та сафка бастырылды. 

Участок вәкилләренең эшен тиешенчә оештыру мөһим. 

2014 елда эчке эшләр линиясе буенча хәл итәсе сораулар.

1. Хокук бозуларга каршы профилактик чаралар үткәрү комплекслы программасынын срогы 2014 елда чыгу сәбәпле, яңа программа кабул итү.

2. Юл хәрәкәте иминлеген саклау буенча эшне барлык юнәлешләр буенча да активлаштыру.

3. Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш юнәлешендә эшне бергәләп оештыру. Авыл җирлекләрендә читтән килгән Россия Федерациясе һәм чит ил гражданнарын авыл җирлеге башлыклары белән берлектә исемлеген алып бару һәм бу кешеләрне контрольдә тоту.

4. Бүгенге көндә актуаль булган социаль мошенничество фактларын булдырмау максатыннан авыл җирлекләрендә бергәләп эш алып бару.

5. Жирлекләрдә җәмәгать эше советларынын эшчәнлеген җанландырып җибәрү.

6. Райондагы хужалыкларда мөлкәтнен сакланышын тәэмин итү буенча чараларны дәвам итү (саклауны оештыру, видеокамералар урнаштыру һ.б.) 

Бүгенгесе көндә район эшке эшләр бүлегендә 61 хезмәткәр сафта.

12 полиция участок вәкилләре 26 җирлектә хезмәт куя.

2013 елда район буенча 209 жинаять теркәлде. Шуның 180е, ачыкланып, тикшерелеп, судка жибәрелде, жинаятьләрнең ачылышы 74,7% булды.

Теркәлгән жинаятьләрдән 19-ы авыр хэм аеруча авыр жинаятьлэр категориясенэ керэ. Бу категория жинаятьлэрнен 24е ачыкланып судка жибэрелде. Авыр, аеруча авыр жинаятьлэрнен ачылышы 92,3% тэшкил иттеКылынган жинаятьлэрнен торлэренэ килгэндэ – шэхескэ карата кылынган жинаятьлэрнен кимуе кузэтелде (71 дэн 60ка) хэм бу тор жинаятьлэрнен ачылышы 96,8% тэшкил итте. Монда кеше утеру факты 2013 елда 1, авыр тэн жэрэхэтлэре ясау факты буенча агымдагы елда 2 жинаять теркэлде.

Мөлкәткә карата кылынган җинаятьлэр узган ел белэн чагыштырганда 85 фактка кимеде (200 дэн 115кэ). Һәм шул ук вакытта бу тор жинаятьлэрнен гомуми ачылышы 59,6% булды. Мөлкэткә карата кылынган жинаятьләрнен торе буенча алганда корал кулланып кеше талау факты 2013 елда 1 булды- ачыкланган, кеше талау фактлары фактлары 4, урлашуларнын 11е шэхси фатирлардан урлашу булды 90,9%ы ачыкланган, база, склад, магазиннардан урлашу буенча 2 жинаять эше теркэлде.

Юл-транспорт фажигалэрендэ 17 кеше 17 һәлак булды (2011 - 12), имгэнучелэр - 70 кеше, бу сан узган ел 64 иде.

Сонгы елларда хокук бозуларга каршы профилактик корэшкэ Республика житэкчелеге тарафыннан зур эхэмият бирелэ. Район кулэмендэ дә 2011-2014 елларга кабул ителгән хокук бозуларга каршы профилактик чаралар буенча комплекслы программа нигезендә нэтижэле эш алып барыла.

Слайд

Хөрмәтле Фәрит Хайруллович!

Хөрмәтле депутатлар һәм бүгенге утырышта катнашучылар!

Алда торган күпкырлы бурычларны хәл итү, төрле программаларны тормышка ашыру бездән көч һәм бердәмлек таләп итә. Район Советы, аның башкарма комитеты, җирле үзидарә органнары, район халкының яшәү дәрәҗәсе сыйфатын күтәрү, яңа эш урыннары булдыру, халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү буенча алдагы елда да үзенең эзлекле эшчәнлекне дәвам итәчәкләр дип Сезне ышандырасым килә.

Хөрмәтле депутатлар!

2014 ел республика Дәүләт Советына сайлаулар елы.

 Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Соңгы яңарту: 2014 елның 23 декабре, 10:42

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International