24 сентябрь - Корбан бәйрәме

Хөрмәтле райондашлар! Мөселман кардәшләр!

Сезне район хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән иң олуг һәм мөбәрәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм!

 

Корбан гаете Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне гәүдәләндерә. Иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакьландыручы бу изге бәйрәм барчаларыбызга мөбәрәк һәм хәерле булсын!

 

Корбан бәйрәме — шәфкать-мәрхәмәт, изгелек кылу аша туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез һәм башка бик күп кардәшләребез белән якынаю көне ул.

 

Мөмкинлеге булган райондашларыбыз мохтаҗларга ярдәм кулы сузу өчен корбан чала. Хаҗ сәфәре кылучыларыбыз бөтен тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, туган җирләреннән меңләгән чакрым читтә хаҗ кыла, Аллаһы Тәгалә ризалыгына өмет баглап, Корбан чалу йоласын башкара.

 

Ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, исәнлек-саулык, күңелләребезгә әдәп, тәүфыйкъ биреп, хәерле, бәрәкәтле имин тормышлар насыйп итсен! Ул һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, якты өметләр алып килсен һәм тагын да игелекле эшләргә, гамәлләргә рухландырсын!

 

 

 

Фаил Камаев, муниципаль район башлыгы

 

Соңгы яңарту: 2015 елның 19 октябре, 15:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International