13.04.2022 «Закон Территориясе»

2022 елның 13 апрелендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендәге махсус комиссия  "Закон Территориясе" конкурсының район этабында катнашучыларның эшләре каралды. Бәйгенең беренче этабында җиңүчене билгеләү буенча комиссия рәисе - РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча җитәкчесе Марат Азатович Хуҗиев. Комиссия секретаре-Лилия Хәйдәрова, Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе.
Мәгариф учреждениеләре арасында комиссия нәтиҗәләре буенча 1 урынны Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе, авыл җирлекләре арасында Яңа Әлем авыл җирлеге яулады. Җиңүчеләр 2022 елның 20 апрелендә узган ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында җиңүче грамотасы һәм район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.
«Закон территориясе» конкурсы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты химаясе астында һәм республиканың эчке эшләр министрлыгы инициативасы буенча үткәрелә. Җәмәгать оешмаларының, ирекле халык дружиналарының хокук тәртибен тәэмин итүдә катнашуы; Эчке эшләр органнарына матди-техник һәм социаль-көнкүреш тәэминаты мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтү; хокук саклау юнәлешендә чаралар оештыру. Төп максат-җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирүгә зур өлеш кертүче предприятие һәм оешма, уку йортлары җитәкчеләрен һәм гражданнарны бүләкләү.

Соңгы яңарту: 2022 елның 15 апреле, 10:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International