1 сентябрь - Белем бәйрәме

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар!

Сезне 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан  ихлас күңелдән тәбрик итәм. Яңа уку елы яңадан-яңа уңышлар, шатлык-казанышлар белән килсен.

Укытучыларга, тәрбиячеләргә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен һәммәбез дә белеп торабыз. Мәгариф учреждениеләрендә балаларга ныклы белем белән бергә тәрбия дә үз югарылыгында бирелсен иде, дигән теләктә калам. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары белән бергә тәрбия орлыклары да тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын. Шушы авыр хезмәтегездә сезгә түземлелек, уңышлар, үз эшегезне, балаларны яратуыгызны телим. 

Мәктәпләрдә, ясле-бакчаларда, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, технология техникумында, кадет-интернат мәктәбендә яшь буынның киләчәген кайгыртырлык, заман таләпләренә җавап бирерлек эш оештырылыр, дип ышанам. Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш, яңа уку елының кайгы-хәсрәтләрсез, бары тик уңышлар белән үтүен телим.


                                                                                                                                                                                                                                                                            Фаил КАМАЕВ, муниципаль район башлыгы

Соңгы яңарту: 2017 елның 19 декабре, 14:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International