НАШ ФОТОРЕПОРТАЖ: ПАРАД ПОБЕДЫ В КАЗАНИ

24 июня 2020 г., среда

Бүген Казанның Ирек мәйданында Казан горнизоны гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан тантаналы рәвештә узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.

Коронавирус пандемиясе шартларында бөтен куркынычсызлык таләпләре үтәлде. Чарада катнашучыларга битлекләр һәм перчаткалар таратылды, социаль дистанция сакланды. Җиңү Парады "ТНВ" каналында трансляцияләнде.

1945 елның 24 июнендә 1945 елда Кызыл мәйданда Җиңүчеләр Парады узган булган, шуңа бу көн сайланды. Чара гадәттәгечә Җиңү Байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын чыгарудан башланды.

Шуннан Мәскәүдә Кызыл мәйдандагы хәрби Парад трансляцияләнде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ватандашларны Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International