9 мая - День победы

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! 

       Сезне халкыбызның олы бәйрәме – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бик зур корбаннар һәм тиңдәшсез батырлык бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиңү нуры күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, ватанпәрвәрлеген чагылдыра. 

          Менә җиргә җитмешенче Җиңү язы аяк басты.

          Хөрмәтле ветераннарыбыз, сез Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәдегез. Курку белмәс йөрәгегез күпне сыйдырган, киләчәк буынның тыныч тормышы хакына үз-үзегезне аямыйча көрәшкәнсез. Безнең тынычлыгыбыз хакына күрсәткән батырлыгыгыз, сынмас ихтыярыгыз, тыныч тормышта күрсәткән хезмәт сөючәнлегегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сезгә – сугыш кырында каһарманнарча көрәшкән, фидакарьләрчә хезмәт куйган, Ватанын өзелеп яраткан данлы буын вәкиленә булган ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур.

        Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан котлап, сезгә чын йөрәктән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телим. Тормышыгыз имин, көннәрегез якты, күңелегез һәрчак шат булсын. 

Фаил КАМАЕВ,муниципаль район башлыгы

Последнее обновление: 13 мая 2015 г., 10:34

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International