Кадерле райондашлар, хөрмәтле якташлар!
Сезне район Советы, район башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үзем милли бәйрәмебез - Сабантуйлар белән чын күңелдән котлыйм.
Сабантуйны һәрберебез көтеп ала. Хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл халкыбыз аңа ел буе әзерләнә. Иң халыкчан бәйрәм ул безнең сабантуебыз. Быелгы һава торышы күңелләргә җылылык өсти. Яңгыры да вакытында ява, кояшы да нурын мулдан өләшә. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә бәйрәм рухы өсти. 2015 елның истәлекле вакыйгаларга бай булуы халыкның рухи байлыгын арттыра. Көтеп алган бәйрәмнәрдә һәркем үзенә күңел күтәренкелеге алсын, халкыбызның бай мәдәни тормышы белән танышып, ел буена җитәрлек көч-куәт тапсын!
Милли бәйрәмебез һәрбер өйгә, һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Балаларыбыз да, өлкәннәребез дә сау-сәламәт булсыннар. Сабантуйлар белән башланып киткән ямьле җәйләребезне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап, басу-кырларыбызда мул уңыш үстерик. Сезгә эшегездә, укуыгызда, тормышыгызда зур уңышлар юлдаш булсын.
Фаил КАМАЕВ, муниципаль район башлыгы.
Последнее обновление: 10 июня 2015 г., 13:32