4 октября - Курбан Байрам

Хөрмәтле райондашлар! Мөселман кардәшләр!

Сезне район хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән Корбан гаете белән котлыйм! Күркәм бәйрәмебез – Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын!

Корбан бәйрәме — шәфкать-мәрхәмәт, изгелек кылу аша туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез һәм башка бик күп кардәшләребез белән якынаю көне ул.

Мөмкинлеге булган райондашларыбыз мохтаҗларга ярдәм кулы сузу өчен корбан чала. Хаҗ сәфәре кылучыларыбыз  бөтен тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, туган җирләреннән меңләгән чакрым читтә  хаҗ кыла, Аллаһы Тәгалә ризалыгына өмет баглап, Корбан чалу йоласын башкара.

Бәйрәм намазларын укып, корбаннар чалып, күңелләребездә мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисе артсын!  Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен! Ил-көннәребез тыныч-имин, бәрәкәтле булсын.


Фаил Камаев, муниципаль район башлыгы.

Последнее обновление: 23 декабря 2014 г., 10:50

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International