4 ноябрь - День народного единства

Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай. Шуның берсе – Бердәмлек көне уңаеннан барлык райондашларны чын күңелдән котлыйм. Безнең халыкта бик мәртәбәле бер әйтем бар: бердәмлектә – көч. Әйе, бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без – көчле халык. Иң әһәмиятлесе – кыйблабыз ачык, туры булсын.

Районыбыз халкы әлеге истәлекле көнне бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында ирешелгән уңышларыбыз бар. Кайсы тармакны алсак та, тырышлык, бердәмлек белән югары үрләр яулана.

Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында яңа торак йортлар, социаль объектлар, юллар төзелә, авылларда гаилә фермалары сафка басып, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын!

Сезнең һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар телим.


Фаил Камаев, муниципаль район башлыгы.

Последнее обновление: 23 декабря 2014 г., 10:49

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International