23 февраля - День защитника Отечества

Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы. Балаларда, иң беренче чиратта, патриотик тәрбия, Ватанны саклау хисен укытучылар уята һәм ныгыта.

Ватанны саклау өчен кеше гыйлемле булырга, тарих сабакларына төшенергә,киләчәкне акыл белән кора белергә тиеш. Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә, хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез.

Сугыш ветераннарын, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, хезмәт иткән һәм хезмәт итүче, хәрби хезмәткә хәзерләнүче барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклим.

Күк йөзе һәрчак аяз булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар телим.

                                                                                                                          Фаил КАМАЕВ,район башлыгы

Последнее обновление: 10 марта 2016 г., 15:39

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International