1 октября - Международный день пожилых людей

Хөрмәтле ветераннар!

Сезне район хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан тәбрик итәм, иң җылы, ихлас котлауларымны җиткерәм.

Күңел түребездә лаеклы урынны алган әлеге бәйрәм аша без сезгә, фидакарь хезмәтегезгә хөрмәт күрсәтәбез, һәр елны бәйрәм төсмерен алучы ункөнлек барышында аралашып, киңәшләшеп, киләчәккә планнар билгелибез. Сез район үсеше, аның иминлеге өчен куйган хезмәтегез, туплаган тормыш тәҗрибәгез белән бүген дә безгә терәк. Яшь буынны тәрбияләүдә дә, милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклауда да сезгә таянабыз.

Хөрмәтле ветераннар, районда сезнең һәркайсыгызга барып җитәрлек итеп эш оештырабыз, элемтәдә торып, аралашып яшибез. Районның бүгенге уңышлары – бергәләп куйган хезмәтебез. Рәхмәт сезгә!

Сезнең фикерләрне, теләк-тәкъдимнәрне искә алып, республикабызда һәм районыбызда ветераннарга һәм инвалидларга уңайлы шартлар тудырыла, социаль хезмәт күрсәтү камилләштерелә, ветераннарның иҗтимагый оешмалары актив эшчәнлек башкара. Сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек,  иминлек, озын гомер телим, җан тынычлыгы белән, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп яшәгез.

 

Фаил Камаев, муниципаль район башлыгы.

Последнее обновление: 19 октября 2015 г., 14:25

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International