29 июль көнне үзәк китапханәнең уку залында “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзалары белән Түбән Каманың “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзаларының дуслык очрашуы булып узды.Очрашуга “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары А.Усачева, Н.Тукмачев, В.Камалов, Г.Нәбиуллин, Ә.Сибгатуллина, Р.Вәлиева килгән иде. Алар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, матур җырларын бүләк иттеләр. Очрашу эчкерсез, матур мөнәсәбәттә барды, җылы тәэсирләр калдырды.