Ык буе авыллары Сабан туе узачак

2017 елның 21 июле, җомга

22 июль көнне Башкортстан Республикасы Туймазы районында Ык буе авыллары Сабан туе узачак. Анда Татарстанның – Азнакай, Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Ютазы районнары, Башкортстанның - Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй районнары, Оренбург өлкәсенең - Абдуллино районы, шулай ук Октябрьский шәһәреннән кунаклар килү көтелә. Моннан тыш, Удмуртия, Самара, Ханты-Манси, Екатеринбургтан да вәкилләр катнашачак. Делегатларның гомуми саны 500 ләп булачак.

Сабан туе эшмәкәрләр ярдәме белән үткәрелә.

“Татар эшмәкәрләре хәзер Коръән кушканча яши башлады. Үзләре генә баю турында уйламыйча, халык та баесын, дип, зәкат бирә, Сабан туйлары үткәрә башлады”, - ди Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле һәм Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы Алик Локманов. Ул мондый күренешне хуплавын белдерде.

“Мондый бәйрәмнәрдә кешеләр аралаша. Хәзерге заманда безгә аралашу аеруча җитми. Мондый бәйрәмнәр кирәк. Мин, махсус команда төзеп, дөнья буйлап Сабан туй проектын күрсәтеп йөрер идем”, - ди ул.

Сүз уңаеннан, 21 июль көнне кич татар һәм башкорт эстрадасы артистлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Анда Зөһрә Шәрифуллина, “Кыю кызлар” дуэты, Ләйсән Сөнәгәтова, Алмаз Хәсәнов, Чулпан Әхмәтҗанова һ.б. җырчылар чыгыш ясавы көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International